Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәзер бакча йортын торак дип тану җиңеләйде

Еш кына бакча участогындагы сезонлы йортны ел әйләнәсе яшәү мөмкин булырлык итеп үзгәртеп коралар. Хәзер бакча йортын торак буларак рәсмиләштерү күпкә җиңелрәк.

Яңа закон ярдәмендә бакча йортын торак дип һәм киресенчә эшләү кыен булмаячак.
Моның өчен йорт милекчесенә җирле үзидарә органына (күчемсез милек объектының урнашу урыны буенча башкарма комитет) документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза, йортка хокук билгели торган документ яки ЕГРНнан өземтә, объектның техник торышын тикшерү буенча бәяләмә кирәк булачак.
Бакча йорты торак дип танылган очракта, бакча йортының ышанычлылык һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килүен раслау зарур. Мондый бәяләмәне индивидуаль эшмәкәр яки юридик зат - инженерлык эзләнүләре өлкәсендә үз-үзен көйләүче оешма әгъзалары бирә. Әгәр күчемсез милек объектына өченче затлар тарафыннан чикләүләр кертелсә, аларның нотариаль расланган ризалыгы кирәк. Документларның тулы исемлеге белән Башкарма комитетларның рәсми сайтларында танышырга мөмкин.
Документларны вәкаләтле органнар гаризаны тапшырган көннән алып 45 календарь көннән дә соңга калмыйча карый. Милекчегә гаризаны хуплау яисә канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар җибәрәләр. Уңай карар кабул иткәндә, ТР Росреестры ЕГРН күчемсез милек объектының билгеләнешенә һәм атамасына үзгәреш кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса