Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Килешә алмадык шул

Питрәч районында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә берәү 50 мең сум ришвәт бирергә теләгән.

Узган ел республика эчке эшләр хезмәткәрләрен сатып алырга теләгән илледән артык кеше тоткарланган. Ришвәтне, барыннан да элек, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар бирергә омтыла.
Күпьеллык эш анализы күрсәткәнчә, нәкъ менә ришвәт бирүчеләр коррупция гамәлләре инициаторлары булып тора. Гражданнар вазифаи затлар белән күңелсезлекләрдән котылу өчен "килешергә" тели. Бу бигрәк тә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачу һәм кисәтүдә, квалификация имтиханнарын кабул иткәндә, транспорт чараларын теркәгәндә, юл вакыйгаларын тикшергәндә күп очрый.
Мәсәлән, быелның 30 июлендә район махсус хезмәт хезмәткәрләре дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә ришвәт бирергә теләгән гражданны тоткарлый. Ул аңа 50 мең сум тәкъдим итә. Алдагы көнне тоткарланган гражданга административ материал языла. Машинада йөрүче транспортына исерек хәлдә утырган. Административ җәзадан котылырга теләү аның өчен күңелсез тәмамлана - 10 сентябрьдә Питрәч район суды тоткарланганны гаепле дип таба һәм 3 елга сынау срогы белән 3 елга ирегеннән шартлы мәхрүм итә. Аңа әле тагын миллион ярым сум штраф та түлисе. Шулай итеп "килешү" бу адәмгә бик кыйммәткә төшә.
Үз чиратында, Татарстан ЮХИДИ идарәсе дәүләт автоинспекциясе личный составын законлылыкны бозу профилактикасы буенча өзлексез эш алып бара. Моннан тыш хәзерге вакытта юл-патруль хезмәте патруль автомобильләре эчке һәм тышкы видеолары булган аппаратура белән җиһазланган. Әлеге приборлар берөзлексез эшләп тора.
ЮХИДИ идарәсе исегезгә төшерә: вазифаи затны законсыз акча алуга этәрергә теләгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: undefined

2
X