Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Колай авылында гаиләләргә биш яңа йорттан ачкычлар тапшырдылар

Аларга “Агролак-К” хуҗалыгы хезмәткәрләре ия булды. Шулай ук суыткычларга сертификатлар һәм балаларга бүләкләр тапшырылды.

Йортлар “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча төзелгән. Бу әлеге программа кысаларында республикада беренче тапшырылган йортлар.

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Илһам Кашапов катнашты.

Ышанычлы тылың булганда, эштә һәрвакыт җиңел. Ә тыл ул - сине бөтен уңайлыклары булган өйдә көтә торган гаилә. Бүген 5 йорт үз хуҗаларын тапты. Биредә гаиләләр бәхетле яшәсен иде. Һәр йорт ияләренә тынычлык, иминлек һәм үзара аңлашу телим, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов үзенең чыгышында.

Яңа йорттан ачкычны хуҗалыкта өченче ел эшләүче Елена Сафронова да алды. Ул баш икътисадчы.

Бу программа турында белдек һәм анда катнашырга булдык. Безнең әлегә үз өебез юк. Бу турыда күптән хыялландык, ипотека турында уйландык. Безгә уңыш елмайды, без бик бәхетле, - дип уртаклаша Елена.

Яңа йортта өч иркен бүлмә һәм зур кухня - хуҗабикәнең хыялы. Гаилә июль ахырына кадәр күчәргә һәм кызлары Эвелинаның туган көнен яңа йортта бәйрәм итәргә планлаштыра. Аңа 8 яшь тула һәм ул икенче сыйныфка бара. Аңа өй туе уңаеннан портфель һәм йомшак уенчык бүләк иттеләр. Яңа йортка күчәргә әзерләнгән күп балалы Степановлар гаиләсенә дә шулай ук. Хәзер алар яңа торакны төзекләндерергә, җиһазлар сатып алырга планлаштыралар.

Бу вакыйганы бик көттек. Безнең зур гаилә бер бүлмәле фатирда яшәде. Әлбәттә, үз йортыбызны төзү турында уйладык, әмма ул шундый зур һәм матур булыр дип хыялланмадык та, - дип сөйли машина белән сыер саву операторы Екатерина Степанова.

Йортлар янындагы территория дә төзекләндерелгән, балалар өчен уен мәйданчыгы да бар. Биш шәхси торак йорт төзелеше бәясе 13 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Яшәүчеләр аларны биш ел яшәгәч, үз бәясеннән 10 процентка яки 10 елдан соң — 1 процентка милек итеп сатып ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса