Коллектив бердәм булса - нәтиҗәсе дә яхшы
Районда урып-җыю эшләренең яртысыннан артыграгы тәмамланды, иген басуларының 19065 гектарында (план 32525 гектар) бөртеклеләр җыеп алынды, гектардан уңыш чыгышы - 24,5 центнер. Комбайнчылар арасында да, машина йөртүчеләр арасында да алдынгылар бар. Көннәр бик яхшы, кырларда игеннәр дә гөрләп үскән, ашлык югалтуларсыз җыеп алына, бөртеклеләрне һәм техник культураларны вакытында суктырып бетерү...
Районда бөртеклеләрне суктыруда беренчеләрдән булып ун меңлек чикне "Ак Барс Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять комбайнчылары узды. Бу Айрат Галләмов бригадасы эше. Дүрт ел элек төзелгән бригада һәр елны алдынгылар рәтендә бара. Бүгенгә аларның һәрберсе "Нью Холланд СХ6090" комбайннарында 13әр мең центнердан артык ашлык суктырган. Һәм алар алдынгылыкны нык тота.
- Безнең бригада хуҗалык җитәкчелеге безгә яңа маркадагы "Нью Холланд СХ6090" комбайннарын биргәч оешты, - ди Айрат Галләмов, - безнең кечкенә генә коллективка яшь, тәҗрибәле механизаторлар Алик Мортазин, Радик Нигъмәтуллин, Дмитрий Луканихин килде. Шунысы куандыра, без быел беренчеләрдән булып ун меңәр центнер ашлык суктыруга ирештек. Традиция буенча хуҗалык җитәкчелеге безгә акчалата премия тапшырды. Әлбәттә, бу эш темпларны киметмәс өчен бик яхшы стимул.
Айрат үзе хезмәт эшчәнлеген 2002 елда әтисе Марат Габделкәбир улында комбайнчы ярдәмчесе буларак башлаган. Әтисе аны игенче хезмәтенең барлык нечкәлекләренә өйрәткән.
Айрат армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң тормышын җир белән бәйләргә, икмәк үстерергә, җыеп алырга уйлый. Яшь егет 2006 елда мөстәкыйль комбайн штурвалы артында эшли башлый.
- Минем бер очрак истә калган, - ди Айрат, - Ростов өлкәсендә армиядә хезмәт иткәндә минем янга коллегаларым килделәр. Көтелмәгән очрашу мәңгегә истә калды. Узган елда Питрәч комбайнчылары Краснодар төбәгенә уңыш җыюда ярдәм иткәннәр икән. Якташлар минем адресны һәм минем янга килү өчен вакыт тапканнар. Әлбәттә, мин дә, алар да чит җирдә очрашуга шат булдылар.
Һәм тагын, узган урак өстендә хатыным Алина белән беренче бала, улыбыз Ратмир туды, димәк, тагын бер игенче үсә.
Иген басуларында уңышка ирешүебезнең сере нидән гыйбарәтме? Беренчедән, безнең бригада яшь, әмма инде тәҗрибәле механизаторлар. Без иртәнге сәгать биштә эшли башлыйбыз, комбайннарга техник хезмәт күрсәтәбез, бензин салабыз, задание алабыз - һәм кырларга.
Коллективның бердәм булуы да зур роль уйный дип уйлыйм, без бик тату, эштә дә, шулай ук көнкүрештә дә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзербез.
Ашлык ташуда безнең тәҗрибәле машина йөртүчебез Сөләйман Юсупов эшли. Кайбер кырларның ерак араларына карамастан, ә алар кайчагында 25 километрга җитә, ул һәрвакыт бөтен җиргә өлгерә һәм шул ук вакытта сигезәр-тугызар рейс ясый.
Алик Мортазин комбайнда 14 яшеннән бирле. Аның остазы шулай ук Марат Габделкәбир улы.
- Бу кеше белән эшләве рәхәт иде, - дип искә төшерә Алик, - Марат абый без, яшьләргә, үзенең тәҗрибәсен тапшырырга теләде, ә без аны кабул итәргә тырыштык. Без ел саен призлы урыннар алабыз, димәк безнең барысы да килеп чыга. Ике ел элек мин район буенча гомуми беренче урын алдым. Һәм хәзер дә бөтен бригада белән җиңәргә һәм санаторийгә ял итәргә барып кайтырга дигән теләк бар.
Алик кечкенәдән спорт белән мавыга, ул актив рәвештә көрәш, җиңел атлетика, чаңгы спорты белән шөгыльләнгән. Район чемпионы булган, димәк, үзендә җиңүче рухын тәрбияләгән. Хуҗалыкта урак өсте тәмамланганнан соң, ул КамАЗ руле артына утыра һәм алга таба да намус белән хезмәт итүен дәвам итә.
Дмитрий Луканихин авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарь булып та эшли, ә урып-җыю вакытында инде тугызынчы сезон комбайн руле артына утыра. Әлегә аңа җиңәргә туры килмәгән, әмма ул бервакытны гомуми икенче урынны яулап, җиңүгә якын булды.
Бригадада иң тәҗрибәлесе һәм өлкәне Радик Нигъмәтуллин ул унҗиденче сезон икмәк җыюда катнаша. Аның төп эше - "Ак Барс" кошчылык комплексы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә сугым цехы операторы.
Район кырларында менә шундый эш сөючән һәм тату бригада эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа