Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 22 апрельдә үткәрелмәячәк

Тавыш бирүнең яңа датасы соңрак билгеле булачак. Аны белгечләр фикеренә нигезләнеп, билгеләячәкләр.

(26 март, «Питрәч-информ», Ольга Шәрипова)
COVID-19 вирусының таралуына юл куймау максатыннан, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 22 апрельдә үтәргә тиеш иде, әмма ул күчерелде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин үзенең Россия халкына мөрәҗәгатендә әйтте.
"Элегрәк әйткәнчә, безнең өчен сәламәтлек, тормыш һәм кешеләрнең иминлеге абсолют приоритет булып тора", - дип аңлатты дәүләт башлыгы.
Илнең Төп Законындагы үзгәрешләр һәркемгә кагыла. Төзәтмәләр Президент вәкаләтләреннән башлап, хезмәт хакларын һәм пенсияләрне даими индексацияләүгә кадәр булган мәсьәләләргә кагыла. Документ Бөтенроссия тавыш бирүеннән соң расланачак, аның датасы әлегә билгеле түгел.

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса