Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирус турында мифлар

Мифлар кешелекнең уйлануларыннан туган. COVID-19 турында берни дә билгеле булмаган. Шуңа күрә ялган мәгълүматның күп булуы гаҗәп тә түгел. Нәрсәгә ышанырга, ә нәрсәгә юк? Бергәләп ачыклыйк.

Беренче миф. Грипп коронавируска караганда куркынычрак, чөнки аннан күбрәк кеше үлә.
Скептиклар раслаганча, COVID-19 белән чагыштырганда, гадәти сезонлы грипптан үлүчеләр саны күбрәк. Бу чыннан да шулаймы?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Гебрейесус китергән соңгы мәгълүматларга караганда, коронавирустан үлүчеләр саны якынча 3,4 процент тәшкил итә, шул ук вакытта сезонлы грипп корбаннары ел саен 1 проценттан да артмый.

Икенче миф. Коронавирус юк, безне алдыйлар.
Әмма саннар киресен сөйли. Россиядә 423 741 кешедә коронавирус расланган. 186 985 кеше савыккан. Үлем очрагы - 5 037. 11 151 622 тест үткәрелгән. Бу мәгълүматлар 2 июньгә Роспотребнадзор тарафыннан бирелде.

Өченче миф. COVID-19 белән бер тапкыр гына чирләргә була.
Бу раслауга карамастан, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы СOVID-19 белән авырган кешенең тагын бер кат авырырга мөмкинлеге турында мәгълүматлар бастырды. Димәк, яңа коронавирус инфекциясенә иммунитет юк.

Дүртенче миф. Балалар COVID-19 белән авырмый.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар арасында коронавирус авыруы буенча мәгълүматлар бастырып чыгарды. Ведомство хәбәр иткәнчә, Россиядә авыручылар арасында балалар 7,6 процент тәшкил итә. Аларның күбесе чирне авырулар белән элемтәгә кергәннән соң йоктырган. Балаларда авыру еш кына җиңел формада яки хәтта симптомсыз уза, тик алар вирус йөртүчеләр булырга мөмкин.

Бишенче миф. Битлекләр коронавирустан сакламый.
Битлекне авыру кеше генә түгел, сәламәт кеше дә кияргә тиеш. Сәламәт кешегә битлек профилактика өчен кирәк, ә авыру аның ярдәмендә вирус таралуны чикли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X