Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коры үлән һәм чүп-чар яну очраклары күбәйде

Быел коры үлән, камыл, каты калдыклар, чүп-чар һәм учак яндыру кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 12 беркетмә төзелгән. Ел башыннан алып янгын сүндерүчеләр коры үләнне сүндерергә генә дә 18 тапкыр чыкканнар.

Исегезгә төшерәбез, биналардан һәм корылмалардан 50 метрдан якынрак җирдә учак яндырырга ярамый. Моның өчен кисәтүләр генә түгел, штрафлар да яный - гражданнар өчен -2дән 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен - 6 меңнән 15 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен -150дән 200 мең сумга кадәр, юридик зат буларак теркәлмәгән эшмәкәрләр өчен - 20дән 30 мең сумга кадәр.
Янгыннар ешрак ут белән саксыз эш итү, печән саклаганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Гади кагыйдәләрне үтәмәгәндә, терлекләр өчен әзерләнгән азыкны ялкын санаулы минутларда юкка чыгара.
Янгын чыкмасын өчен, торак йортлар, мунчалар, хуҗалык корылмалары янында печән өеп куярга киңәш ителми, чөнки ут аларга җиңел күчә.
Үз участогыңда алдан урын әзерләп, салкыннар башлану белән терлек азыгын складларга урнаштырырга кирәк.
Юл янында печән калдыру да дөрес түгел. Һәр узып баручы тәмәке төпчеген ташласа, янгын чыгуга сәбәп булып тора.
Иң куркынычы - ут торак һәм хуҗалык корылмаларына бик тиз арада күчә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре нигезендә, печән электр тапшыру линиясенә кадәр 15 метрдан да ким булмаган арада, юлларга кадәр 20 метрдан да ким булмаган, биналарга һәм корылмаларга кадәр 50 метрдан да ким булмаган ераклыкта урнашырга тиеш.
Торак йортларның, гаражларның, каралты-кура корылмаларының янгын куркынычсызлыгы өчен аларның хуҗалары җаваплы.
Еш кына янгыннарда балалар гаепле була. Шуңа күрә алар белән әңгәмәләр үткәрергә, аларны ут бәла-казалар сакланырга өйрәтергә кирәк.
Печән янып китсә, кичекмәстән «101» телефоны буенча янгын сагын чакырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса