Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кош гриппы безнең чикләрдә

Мөслим, Чүпрәле һәм Буа районнарында инфекция учаклары ачыкланган.

Тавык, каз яки үрдәк үрчетү белән шөгыльләнүче питрәчлеләргә бик сак булырга кирәк. Кош гриппы вирусы 48-96 сәгать эчендә  барлык баш санын 100 процент юкка чыгара. Кош гриппы барлыкка килүне булдырмау өчен профилактика чаралары:

- Йорт кошларын ябулы урыннарда асрауга күчерегез. Кошчылык хуҗалыкларына ябык режимда эшләргә кирәк.

- Азыкны ябык биналарда саклагыз, ашату алдыннан азык-төлек калдыкларын кайнатыгыз.

- Кошларны  район ветеринария хезмәте белән алдан килешеп, имин  җирлекләрдән генә алып кайтыгыз.

- Термик эшкәртелгән продукция генә кулланыгыз. Мәсәлән, пешкән йомырканы тыныч  күңел белән курыкмыйча ашарга була.

Кырларда, урманнарда кыргый кошларның күпләп һәлак булуы ачыкланган очракта, йорт кошларында авыру билгеләре күрсәтелгән очракта, кичекмәстән 3-1254 телефоны буенча район ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.


- 2020 елда «Ак Барс-Питрәч» кошчылык комплексы ҖЧҖ, Рафиков И.С. КФХ,  Воронин А.М. КФХ, Селиванов С.А. КФХ  һәм башка хуҗалыклардан тикшерү өчен  кошлардан кан алынды. Нәтиҗәләр - тискәре, - дип  хәбәр иттеләр районның ветеринария хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X