Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кулланылган битлекне теләсә кая ташламагыз!

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт оешма һәм предприятиеләр өчен КОВИД-19ны профилактикалау буенча тәкъдимнәр чыгарды.

Бер тапкыр кулланыла торган саклану чараларын 2-3 сәгать дәвамында полиэтилен пакетка, сәүдә предприятиеләрендә ике пакетка салалар. Аларны
герметик рәвештә ябалар һәм каты көнкүреш калдыклары кебек ташлыйлар. Битлекләрне һәм перчаткаларны утильләштерү өчен аерым чиләк мәҗбүри түгел. Мамык-марлядан эшләнгән саклау чараларын  сабынлы суда 15 минут кайнатырга кирәк. Аннан соң агынты суда чайкарга,
утюг яки парогенератор белән эшкәртергә һәм киптерергә. Шуннан соң гына аларны кабат куллану рөхсәт ителә. Әгәр оешма медицина яки фармацевтика эшчәнлеген лицензия нигезендә алып бара икән, предприятиедә утильләштерү СанПин буенча башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр