Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышны да озаттык, Президент та сайладык

Билгеле бер сәбәпләр аркасында мин туган авылым Екатериновкага сирәк кайтам. Соңгы кайтуым 4 мартта булды. Сайлау көненә туры килде ул.

Туган-тумачаны күреп, яшьтәшләрем белән үткәннәрне искә алып китәсем килде. Барыбыз бергә җыелырга матур гына бер сәбәбе дә чыкты - сайлау көнне "Кышны озату" бәйрәме оештырганнар иде. Сәгать уннар тирәсенә барысы да - яше-карты, бала-чагасы - шунда җыелды. Юлда барганда ук тәмле шашлык исе борыннарны кытыклап торды, күңелле музыка кәефләрне күтәрде. Җыелган халык өчен төрле уеннар оештырганнар иде. Бала-чага шатлана-шатлана кайчы белән төрле призлар кисте, олылар да читтә калмады. Әлбәттә, аларга да күз бәйләп, кулларына кайчы тотып, җаны теләгән әйберне кисеп алу кызык тоелды, көлешә-көлешә, бала чакларын искә төшерептер, рәхәтләнеп катнаштылар алар бу конкурста. Ә менә "Балык тоту" уены җиңелләрдән булмады: таякка бәйләнгән бау очындагы алканы шешә авызына кидертү шактый авыр булып чыкты. Шулай да призга лаеклар күп булды. Таяк тартышуда, әлбәттә, үз көченә ышанганнар гына катнашты, ә аркан тартышуда бары ирләр генә көч сынашты, күп егәрлек сорый шул бу ярыш. Ә менә гер күтәрүдә хатын-кызларның көч сынашуы мине гаҗәпләндерде. Бик хуп, хәлләреннән килә икән, ник катнашмаска. Ул ярышта Валентина Ивановнага тиңнәр булмады.
Бәйрәмгә килгәннәрнең барысын да тәмле шашлык белән сыйладылар. Бу эшне үз өстенә җирле эшмәкәр Гарик Галоян алган.Ул корган өстәл яныннан кеше өзелеп тормады.
Кышны озату карачкы яндырусыз булмый инде ул. Менә карачкы дөрләп янып та китте. Һәркем эчтән генә: "Хуш, салкын кыш, исәнме, җылы яз! Төкле аякларың белән кил, күп бәхетле-шатлыклы мизгелләр, кояшлы якты көннәр бүләк ит һәр кешегә", - дип, теләкләр укыды.
Шулай итеп, сайлауда да катнаштым, бәйрәм дә иттем мин ул көнне. Сайлаучыларның бик актив булуына гаҗәпләнерлек түгел - оештыра беләләр хәзер! Еллар гына имин булсын.
Владимир ЖУРАВЛЕВ

Шәледә бәйрәмнәр гөрләп узды
Биредә һәрвакыт ике сайлау участогы эшли. Клубта һәм аның янында гына урнашкан башлангыч сыйныф укучылары укый торган мәктәптә. Без килгәндә бу тирәдә Сабантуйдан ким түгел иде. Халыкны күрсәң!.. Безнең Шәле халкы мондый чараларга бик җитди карый шул. Яшьләре дә, олылары да вакытында сайларга тырыша.Шуның өстенә бу көнне авылда кышны озату бәйрәме дә оештырылды. Мәктәп җитәкчелеге чарага бигрәк тә җитди караган. Теләгән кеше өенә җигүле атта кайта ала. Мәктәп янында төрле спорт ярышлары үтте. Мәктәп директоры Миңзифа Хәсәнова барлык сайлаучыларны да мәктәп ашханәсенә дәшеп тора. Биредә бөтен авылга җитәрлек итеп коймак пешергәннәр. Теләгән кеше коймак белән кайнар чәй эчә алды. Шунда ук мәктәп укучыларының концертын карарга була. Сәүдә рәтләре дә бар иде. Клуб янында урамда шашлык, коймак пешерәләр. Мәдәният йорты сәхнәсендә Казан артистлары һәм җирле үзешчәннәр катнашында концерт булды. Кыскасы бу көнне Шәле бәйрәм итте. Авыл үзәгендә музыка төнгә кадәр яңгырап торды. Халык сайлауларда лаеклы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X