Алга
  • Рус Тат
  • КЫСКА ХӘБӘРЛӘР (1.02.2013)

    ХЕЗМӘТ ПЕНСИЯЛӘРЕ

    быел ике тапкыр артачак. 2013 елның 1 нче февраленнән картлык буенча хезмәт пенсиясе күләме 6,6 проентка, 1 апрельдән 3,3 процентка артачак.
    Бу 950 меңнән артык Татарстан пенсионерларына кагылачак. Бар да автомат режимда башкарылачак.
    Социаль пенсияләр 1 апрельдән 5,1 процентка, айлык акча түләүләре 5,5 процентка артачак.

    "БӘХЕТ ХАТЛАРЫ" быелдан башлап килми башлаячак. Бу Пенсия фондына 3 миллиард сумнан артык акчаны янда калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Алар пенсиянең тупланма өлешен арттыруга тотылачак. Бу турыда Пенсия фондының Татарстандагы бүлек идарәчесе Марселә Имамов хәбәр итә.

    ПИТРӘЧ КОМПЛЕКСЛЫ БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР СПОРТ МӘКТӘБЕНЕҢ баскетбол буенча тренеры Илгизәр Гыйләҗев "2012 елның иң яхшы балалар тренеры" республика бәйгесендә "Массалылык" номинациясендә 3 нче урын яулады, ә хоккей буенча тренер Сергей Мошков конкурс лауреаты булды.

    ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ ТЕРКӘВЕ, КАДАСТР ҺӘМ КАРТОГРАФИЯ ХЕЗМӘТЕ ИДАРӘСЕНЕҢ ПИТРӘЧ БҮЛЕГЕ БАШЛЫГЫ Алексеев Иван Григорьевичка күчемсез милеккә дәүләт теркәве хокукларын теркәү һәм алар белән килешүләр төзүдә хезмәт вазыйфаларын намуслы үтәгәне өчен Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков рәхмәт белдерде.

    КОРРЕКЦИЯ МӘКТӘБЕНДӘ оборона-масса эше һәм хәрби патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, шашка, шахмат, өстәл теннисы бәйгеләре узды. Укучылар мылтыктан ату ярышларында да катнашты.

    РЕДАКЦИЯ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ авыл кешеләре арасында анкета аша социаль сораштыру үткәрде. Ул кышкы вакытны кайтару темасына кагыла иде. 50 кешенең 12 се кышкы вакытка кайтуны сорый, 15 е тискәре җавап бирде, 17 кеше битараф, 6 кеше җавап бирергә кыенсынуын белдерде.

    КАЗАН АГРАР УНИВЕРСИТЕТЫНДА гыйнвар ахырында вакансияләр ярминкәсе үткәрелде. Ул агрономия факультетын һәм техник механизация сервисы институтын тәмамлаучылар өчен махсус үткәрелде. Республика районнарыннан килгән эш бирүчеләр арасында Питрәч районы эшкә яллаучылары да бар иде.

    ШӘЛЕЛӘР җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында үткәрелгән район спартакиадасында команда зачетында җиңү өчен бирелгән акчага волейбол формасы, туплар, теннис өстәлләре, бадминтон уйнау өчен кирәкле әйберләр алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: