Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

    Үзәк сайлау комитеты тарафынНан сайлауларга ничә көн калганы санала башлады. 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлау булачак, 18 декабрьдән сайлау компаниясе башланды.

    Шул вакыттан партияләр үзләренең сайлау алды съездларын башлый ала, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр хуплау группалары җыя. Кандидатларга имзалар җыярга кирәкми, ә үз-үзен тәкъдим итүчеләргә кимендә 300000 имза җыярга, парламентта булмаган партия вәкилләренә - 100000.

    "Вперед" район газетасы журналисты Ольга Шәрипова 2017 елда республикада һәм районда тормышка ашырылучы дәүләт программаларын массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктырткан өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

    ЯҢА ШИГАЛИДА авыл халкы җыелыш җыйды. Анда тиздән мәчет төзелешен башларга планлаштырулары турында сүз алып бардылар. Мәчет төзелеше өчен җир участогы бүлеп бирелгән инде.

    РАЙОН ҮЗӘК КИТАПХАНӘ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ Алинә Нуриева Һәм Надежда Павлова Питрәч 1 нче мәктәбендә 8 "В", 11 "А" сыйныф укучылары белән шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең 115 еллыгына багышланган "Җырчы-шагыйрь" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Кичәдә укучылар шагыйрьнең шигырьләрен, җырларын сәнгатьле итеп укыды һәм викторинада катнашты.

    ПИТРӘЧНЕҢ ИКЕНЧЕ МӘКТӘБЕНДӘ район мәктәпләренең яшь армиячеләре дүртенче слетларын үткәрде. Бу көнне мәктәп укучылары өчен волейбол буенча иптәшләрчә турнир оештырылды. Анда Колай мәктәбе беренче урын алды, икенче урында - икенче мәктәп, өченче урында - Шәле командасы.

    ПИТРӘЧ РАЙОНЫНДА куәтле алкоголь продукциясе сату күләме ике проценка арткан. Бу турыда ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы башлыгы Марина Егорова хәбәр итте. Дәүләт алкоголь инспекциясе районда илле мониторинг үткәргән. Шуларның унөче полиция хезмәткәрләре белән. Егерме җиде хокук бозучы ачыкланган. Нәтиҗәдә, тиешле материаллар тупланган һәм вәкаләтле органнарга җибәрелгән, шулай ук административ штраф салынган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: