Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

    КЫШКА ТЕРЛЕК АЗЫГЫ ХӘЗЕРЛӘҮ ЭШЛӘРЕ дәвам итә.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча бүгенгә 14 мең тоннадан артык печән, 40 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән. "Ак барс Питрәч" ҖЧҖда 1565 тонна печән һәм 14527 тонна сенаж хәзерләнгән. Печән әзерләү буенча "Рацин Шәле" ҖЧҖ алардан аз гына калыша. Анда 1559 тонна печән һәм 6954 тонна сенаж хәзерләнгән. Печән әзерләү буенча өченче урында - "Агролак" ҖЧҖ (1100 тонна), ә сенаж әзерләү буенча - "Газовик" ҖЧҖ (5000 тонна).

    Тулаем район буенча бер терлеккә 20,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

    ЭШЛӘҮЧЕ ПЕНСИОНЕРЛАРНЫҢ 1 августтан пенсияләре арта. Бу 2016 елда эшләгән пенсионерларга кагыла. Шул уңайдан Пенсия фондына бернинди өстәмә белешмә дә тапшырырга кирәк түгел. Пенсияне кабаттан исәпләү автомат рәвештә башкарыла. Безнең районнан 1500 пенсионер пенсияне яңа күләмдә алачак. Закон буенча, кабаттан исәпләүдән максималь өстәмә өч пенсия балы белән чикләнгән, ягъни ул акча эквивалентында 235,74 сумнан артык булырга мөмкин. Ә 2016-2017 елларда үткәрелгән индексацияне исәпкә алмыйча түләнгән пенсиянең күләме 214,23 сум тәшкил итәчәк.

    НАДЕЖДИНО АВЫЛЫННАН күп балалы Аксеновлар гаиләсе "Яңа гасыр" телеканалының "Татарстан Яңа гасыр объективында - зур гаилә" социаль проектында катнашты. Сигез балалы әлеге гаилә фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Аларга "Татарстан Яңа гасыр" телеканалы оештырган шәһәр буенча сәяхәт бик ошаган. Алар зоопаркта, аттракционнарда булганнар, аквапаркта суда йөзгәннәр.

    КОЩАК АВЫЛЫНДАГЫ Үзәк паркка капиталь реконструкция ясала. Бик тиздән парк матураячак. Монда брусчатка җәячәкләр, яшелләндерү эшләре башкарылачак, заманча балалар мәйданчыгы җиһазландырылачак, шулай ук самолет өчен дә урын табылачак.

    РАЙОН ТОРАК ПУНКТЛАРЫНДА муниципаль юл фонды ремонты программасы буенча, урамнарны төзекләндерәләр. Питрәчтә, Энтузиастлар урамында инде асфальт җәйделәр, Яр буе урамы, Кирюшин һәм Җиңүнең 65 еллыгы урамнарында - өлешчә генә (кибет һәм 3 нче йорт территориясендә искергән участокны яңарттылар. Шулай ук Званкада ике урамны ремонтладылар (берсенә асфальт, ә икенчесенә вак таш җәйделәр). Көек авылында Дача урамнарына шулай ук вак таш җәелде.

    РАЙОН "ТР АГРАР ЯШЬЛӘР БЕРЛӘШМӘСЕ" БҮЛЕГЕ активистларының Питрәч яшьләр командасы Зәй районында "Печән фестивале" күп милләтле халык мәдәнияте һәм көнкүреше фестивале кысаларында, "Печән марафоны" конкурс программасында актив катнашты һәм шуның өчен дипломнар белән бүләкләнде. Команда катнашучысы Миңнур Шәмсетдинов, "Печән чабучылар көрәше" нәтиҗәләре буенча, актив катнашканы өчен диплом алды. Фестивальдә питрәчлеләр СКО чебеше белән үзләренең "Скорлупино" фестивален дә тәкъдим иттеләр.

    ПИТРӘЧ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ уннан артык табигый чүплекләрне ликвидацияләделәр. Шихазда авылында ике санкцияләнмәгән чүплекне юкка чыгардылар, алар узган елда ачыкланган һәм юкка чыгарылган урыннарда җирле халык гаебе белән барлыкка килгән. Шулай ук Питрәчтә Механизаторлар, Комсомол (чокырда), Мелиораторлар (кибет артында) урамнарында каты көнкүреш калдыклары ташланган урыннар, Чияле урамыннан ерак түгел чокырда унга якын чүплек юкка чыгарылды. Шихазда тирәсендәге тагын бер чүплекне ликвидациялисе кала, бу эш агымдагы атнада башкарылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: