Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

    ПИТРӘЧ БЕРЕНЧЕ МӘКТӘБЕНЕҢ 11 сыйныф укучысы Адель Шәмсетдинов Н.И.Лобачевский исемендәге Бөтенроссия (Идел буе) укучыларның фәнни конференциясендә икенче урын алды.

    Адель математик модельләштерү һәм информатика секцияләрендә чыгыш ясады. Конференциягә аны педагог Тамара Додосова әзерләде.

    КОЩАК МӘКТӘБЕНЕҢ 11 сыйныф укучысы Эльза Азатян Бөтенроссия мәктәп укучыларының хокук буенча олимпиада призеры булды. Олимпиадага аны педагог Светлана Каплевская әзерләде. Олимпиаданың Бөтенроссия этабы Волгоград шәһәрендә үтте.

    БӨТЕНДӨНЬЯ СӘЛАМӘТЛЕК КӨНЕ АЛДЫННАН "Шикәр авыруыннан башка тормыш" Идел буе профилактика үзәге һәм Питрәч район үзәк хастаханәсе шикәр авыруы профилактикасы буенча акция үткәрә. Ул 2017 елның 6 апрелендә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк. Программада - үзәк директоры Л.Х.Әмирҗанова, шулай ук республика клиник хастаханәсенең эндокринология бүлеге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган табибы Луиза Бареева белән очрашу.

    ПИТРӘЧТӘ ЯШӘҮЧЕ БЕР ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕ КЕШЕ янгында янып үлде. 126 нчы янгын частенең элемтә пультына Комсомол урамында шәхси йорт януы турында 12.34тә хәбәр килә. Ике минуттан соң янгын сүндерүчеләр билгеле урынга килеп тә җитә. Алар профессиональ рәвештә эш итәләр һәм ялкын күрше корылмаларга капмый кала. 13.24тә янгын сүндерелә. Янгын сүндерүгә 18 кеше һәм 8 техника җәлеп ителә. Ялкын санаулы минут эчендә бөтен йортны камап ала. Коткаручылар килгәнче янгында йортның өлкән кешесе һәлак була, аны коткарырга теләгән ике кеше пешә (икенче һәм өченче дәрәҗә). Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча җимерелә. Янгын буенча сорау алу барышында алынган башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүче гражданнар газ приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән һәм ут куркынычы булган эшләрне башкарганда куркынычсызлык таләпләрен бозганнар, шуның нәтиҗәсендә янгын чыккан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: