Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

"ТР аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсенең "Безнең Татарстан" Республика форумының читтән торып катнашу этабының "Туган җир территориясе" мәйданчыгында тәкъдим ителгән ике проекты мәйданчык экспертлары тарафыннан уңай бәяләнгән.

Илназ Кәримов һәм Гөлназ Вәлиуллина тәкъдим иткән "ЭтноTravelПестрецы" проектын инде иртәгә үк кунаклар кабул итә алачак туристик маршрут буларак таныганнар, Данис Таҗиев һәм аның ярдәмчесе Алсу Хәйруллина тарафыннан тәкъдим ителгән "Татар BreadFest" фестивале мәйданчыкта 3 урын алган һәм "Безнең Татарстан" форумы финалында республика хөкүмәтенә, инвесторларга тәкъдим ителәчәк. Проектларның автордашы булып Питрәч бүлеге "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Наилә Таҗиева чыгыш ясады.

2025 елга кадәр Россия Федерациясенең өлкән буын гражданнары кызыксынуындагы гамәлләр Стратегиясенең беренче этабын гамәлгә ашыру кысаларында районда 2017-2020 елларга чаралар планы расланган. План, Стратегиянең үзе кебек үк, пенсионерлар тормышының барлык өлкәләрен - эшкә урнашу, сәламәтлекне кайгырту, мәгариф, ял, аларны төрле хезмәтләр белән тәэмин итүне колачлап тора. Бу исемлеккә әлеге пунктларны гына түгел, өлкән буын кешеләренә, аларга карата хөрмәт хисләре формалаштыра торган тәрбия чаралары да кертелгән.

ПИТРӘЧ ЯНГЫН КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ мәгълүматлары буенча, районда инде 11 янгын чыккан, бу узган елгыга караганда, дүрт очракка күбрәк. Корбаннар да бар: янгында питрәчленең гомере өзелгән. Янгыннарның төп сәбәбе - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Ягъни, әгәр дә кешеләр гап-гади кагыйдәләрне үтәсә, төзексез җылылык һәм җылыту әйберләрен кулланмаса, янгынның күбесе булмый калыр иде. Сүз сезнең милкегез, сезнең һәм якыннарыгызның тормышы турында бара. Аларны сез генә саклап кала аласыз. Электр һәм җылыту җайланмаларын тикшерегез, ут белән игътибарлы һәм сак булыгыз.

ЯШҮСМЕРЛӘР КОМАНДАЛАРЫ хоккей буенча Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы уеннар үткәрделәр. Безнең "Пестрецы-2004" командасы киеренке көрәштә "Стальные совы" (Чирмешән) командасын 2:1 исәбе белән җиңде, питрәчлеләргә җиңүне Данил Воркунов һәм Арсений Чебышевның төгәл алкалары китерде. Башка "Пестрецы-2007" командасы шулай ук киеренке көрәштә "Яшьлек" (Зәй) командасына 3:4 исәбе белән җиңелде.

ПИТРӘЧЛЕ РӨСТӘМ МОСТАФИН "Казанские стальные профи" ҖЧҖ призына үткәрелгән чаңгы ярышлары буенча ачык республика ярышларында (классик стильдә өч километр арада) яшүсмерләр арасында беренче урын алды.

АНГЕЛИНА УШАТОВА Кама Аланында үткән тхэквондо буенча Татарстан беренчелегендә кызлар арасында 63 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында икенче призер булды. Ул Питрәч балалар яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбенә йөри. Шулай ук ул ТР укучыларының XI спартакиадасы исәбенә баллар яулады.

РАЙОН ҖЫЕЛМА КОМАНДАСЫ Яшел Үзәндә үткән яшүсмер кызлар һәм малайлар арасында чаңгы ярышлары буенча "Татарстан ышанычлары" республика шәхси-команда беренчелегендә гомумкоманда исәбендә сигезенче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса