Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ТАТАРСТАН ФЕДЕРАЛЬ АНТИМОНОПОЛИЯ ХЕЗМӘТЕ 23 ноябрьдә 9 сәгатьтә район җирле үзидарә органнары һәм бизнес вәкилләре белән очрашу үткәрә.

Шулай ук гражданнар кабул итү һәм ачык дәрес үткәрү планлаштырылган. Бу чаралар комплексы заманча антимонополия хезмәте эшчәнлеге бурычларын һәм максатларын аңлату өчен эшләнгән.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУЕНЧА федераль салым хезмәте идарәсе 18 һәм 19 ноябрьдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, 19 ноябрьдә 10.00дән 15.00гә кадәр ачык ишекләр көне үткәрә. Салым хезмәте белгечләре кемнең милек салымы түләргә тиешлеген, аны түләү вакытын, ставкалар һәм төгәл бер муниципаль берәмлекләрдә нинди ташламалар каралуын аңлатачак, шулай ук гражданнарның салымнарга кагылышлы башка сорауларына җавап бирәчәк.

РАЙОНДА 21 НОЯБРЬДӘН 1 ДЕКАБРЬГӘ КАДӘР "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең унбиш еллыгы алдыннан гражданнарны шәхси кабул итүләр ункөнлеге үтәчәк. Район үзәгендә партиянең Питрәч җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, шулай ук гражданнарны кабул итүнең башка мәйданчыкларында бу көннәрдә гражданнарны төрле дәрәҗә депутатлар (җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, җирле үзидарә органнары), район оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлеге башлыклары график буенча кабул итәчәк. Кабул итүгә 3-00-23 телефоны буенча язылырга яки "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк. Адрес: Питрәч авылы, Совет урамы, 20 нче йорт. Графикны безнең pestrecy-rt.ru сайтыннан карый аласыз.

ПИТРӘЧНЕҢ ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАРЫ яшүсмерләр арасында Идел буе АМКЦ беренчелегендә катнашты. Балаково шәһәрендә узган бу ярышларның беренче турында Питрәч командасы (2006 елгы яшүсмерләр, тренер Виктор Сорокин) алтынчы урын алды.

Казанда үткән көрәш буенча Татарстан чемпионатында Питрәч спортчылары да катнашты. Келәмдә бил алышлар нәтиҗәсендә безнең җыелма команда гомумкоманда егерме икенче урынын алды.

ДӘҮЛӘТЪЯР АВЫЛЫНДА ШӘХСИ ЙОРТ ЯНГАН. Янгынны сүндерүгә 20 кеше һәм 6 техника җәлеп ителгән. Район янгын күзәтчелеге хезмәте статистикасы буенча агымдагы елның ун аенда янгыннар һәм аларда кеше үлү очраклары артуы күзәтелә. Белгечләр мәгълүматы буенча, янгыннарның төп сәбәбе булып, электр җайланмаларын файдалану кагыйдәләрен бозу һәм аларны төзек булмаган хәлдә куллану, шулай ук ут белән саксыз эш итү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X