Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

    "СКОРЛУПИНО" ФЕСТИВАЛЕ - 2016 елда «Russian Event Awards» милли премиясе финалында катнашучы буларак

    2017 елда иң яхшы туристик вакыйгалар җыентыгы-календарена кертеләчәк. Җыентык барлык ФРОС «Region PR» интернет-ресурсларында урнаштырылачак.

    Җыентыктагы мәгълүмат даими рәвештә Фейсбукта «Russian Event Awards» милли премиясе, "Маршрут года" Бөтенроссия туристик премиясе, "Туристический сувенир" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы битләрендә басылачак.

    "ЕЛ ХАТЫН-КЫЗЫ. ЕЛ ИР-АТЫ: ХАТЫН-КЫЗ КАРАШЫ" традицион республика конкурсына старт бирелде. Ул республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызны ачыклау максатыннан үткәрелә. Конкурс ТР Президенты хуплавында уза. Муниципаль тур 28 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр үтәчәк, зона туры - 2017 елның 16 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр. Конкурс финалы Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан үтәчәк.

    "ГАИЛӘ ЧЫГЫШЫ" РАЙОН КОНКУРСЫНА әзерлек бара. Ул 24 ноябрьдә Ленино-Кокушкино авылында яшьләр үзәгендә үтәчәк. Барлык катнашучыларны бүләк көтә.

    ПИТРӘЧНЕҢ "БАЛКЫШ" ХАЛЫК ТЕАТРЫ Р.Сәгъдиевның "Сынган беләзек" спектакле премьерасын тәкъдим итә. Премьера 11 ноябрьдә кичке сәгать 5тә район мәдәният йортында үтәчәк. Билет бәясе - 50 сум.

    РАЙОН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ укучылар тест үтә. Максаты - предметларны укыту сыйфаты торышы диагностикасы, шулай ук ГИА-2017гә әзерлек кысаларында мәктәпләргә вакытында методик ярдәм күрсәтү. Тест 8, 9, 10 һәм 11 нче сыйныфларда БДИ, ТДИ форматында үтәчәк.

    КЕРӘШЕН СӘРДӘСЕ АВЫЛЫНЫҢ Гагарин һәм Совет урамнарындагы бер километрдан артык юлга вак таш җәйделәр. Бу дәүләт программасы ярдәмендә тормышка ашырылды. Керәшенсәрдәлеләр Совет урамының тагын 600 метр юлына үз көчләре белән вак таш җәйделәр. Киләсе елга авыл халкы үзара салым программасы буенча Татарстан һәм Яшьләр урамнары юлларына вак таш җәяргә планлаштыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: