Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

"ҖӘҮҺӘР" АНСАМБЛЕ Татарстан Республикасы үзешчән сәнгать ветераннары арасында узган "Балкыш" республика фестивалендә IV дәрәҗәдәге лауреатка лаек булды.

Аларның Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышланган чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.

29 октябрьдә район мәдәният йортында якташыбыз Ксения Макарованың тәүге концерты узачак. Махсус кунаклар: Игорь Дмитриев, Зөлфәт Габдулин, Лия Шәйдуллина, "Сәяхәт" хореография коллективы, "Батальон" бию коллективы.

Керү ирекле. Башлана 19.00 сәгатьтә. 12+

ЯНГЫН КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ һәм янгын-коткару часте хезмәткәрләре социаль яклау бүлеге белгечләре белән берлектә райондагы 13 гаилә йортында янгын-төтен белдерү җайланмаларын урнаштырдылар. Җайланмалар социаль куркыныч халәттә булган фатирларга һәм йортларга куелды. Рейд барышында белгечләр шулай ук янгын куркынычсызлыгы турында инструктаж үткәрделәр һәм белешмәлекләр, буклетлар таратты.

ЯҢА ШИГАЛИ АВЫЛЫ янындагы "Рассвет" бакчачылык ширкәтендә урнашкан дача йортларында ике ай дәвамында 20 тапкыр әйбер урлаган питрәчлене тоткарлаганнар. Җинаятьчене төнлә белән, чит йортлар буенча чираттагы караклыкка чыкканда, нәкъ җинаять урында тоткарлаганнар. Торак буенча тикшерү үткәрелгән, аның нәтиҗәсендә хокук сакчылары урланган әйберләрне тартып алган, алар хәтта йөк машинасына көчкә сыйган. Хәзерге вакытта дача йортларыннан әйбер урлау факты буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса