Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

БЕЗНЕҢ РАЙОН "Шәһәр миссиясе һәм стратегиянең төп максаты" Бөтенроссия конкурсы финалына үтте.

Конкурска "Районның 2016-2020 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына районның социаль-икътисади үсеше стратегиясе" тәкъдим ителде. Питрәч районынан кала Яр Чаллы, Нефтекамск, Хабаровск, Белгород, Новоуральск финалга чыкты.

Программаның стратегик максаты: инвестиция арттырулары һәм инновацияләрне җәлеп итүчәнлеге, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту хисабына икътисады алга киткән район буларак күрсәтү.

"ВПЕРЕД" -"АЛГА" ГАЗЕТАСЫ редакциясе ветераны Фәния Михеевага матбугат һәм массакүләм коммуникация өлкәсендә күпьеллык хезмәте һәм җирле дәрәҗәдә республика матбугат үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзасы куелган рәхмәт хаты тапшырылды. Фәния Михееваның кызыклы материаллары, актуаль интервьюлары, лирик язмалары безнең газета һәм сайт укучыларын һәрдаим сөендереп торды. Аның эшләре район тарихына кереп калды. Ул хәзер дә редакция белән хезмәттәшлек итүен дәвам итә, актив тормыш позициясе алып бара һәм яшьләр өчен үрнәк булып тора.

БЕЗНЕҢ РАЙОННАН ике укучы республика олимпиадасының өченче этабына үтте. "Кулланучылар хокукларын яклау" темасы буенча республика олимпиадасын югары сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәрә. 31 октябрьдә Казан территориаль органыннан олимпиада җиңүчесе исеменә Казаннан 7 укучы һәм безнең район үзәге мәктәбеннән Лилия Конторина һәм Колай мәктәбеннән Зарина Хәйруллина көрәшәчәк. Олимпиаданың соңгы этабы ике турдан торачак: беренчесе - язма рәвештә тест, икенчесе - жюри әгъзалары белән әңгәмә, аралашу.

ПИТРӘЧЛЕЛӘР сөт сатып алу бәяләре, экстремизм, дини бәхәсләр, алкоголне законсыз җитештерү һәм әйләнеше, коррупция проблемалары һәм башка мөһим мәсьләләр борчыса ТР "Халык контроле" ГИСка хәбәрләрен җиткерә ала.

"ҖӘҮҺӘР" ТАТАР ХАЛЫК ФОЛЬКЛОР АНСАМБЛЕ "Ана һәм һәйкәл" номеры белән "Балкыш" ветераннар-пенсионерлар арасында үзешчән башкаручылар республика фестивале финалына узды һәм Г.Тукай исемендәге филармониядә гала-концерт фестивалендә катнашты.

БҮГЕН, 26 ОКТЯБРЬДӘ, район мәдәният йортында хокукый белем мәктәбе "Хәрби хезмәткә чакырылучы хокуклары" темасы буенча зональ дәрес үткәрәчәк. Анда ун район вәкилләре катнашачак. Питрәчлеләрдән тыш, чарада Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Кукмара, Лаеш, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнарын тәкъдим итүчеләр катнашачак. Хокукый белем мәктәбе кысаларында, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодинның һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның чыгышлары планлаштырылган. Катнашучыларны теркәү 12.00 сәгатьтә, чара 12.30да башлана.

29 октябрьдә район мәдәният йортында якташыбыз Ксения Макарованың тәүге концерты узачак. Махсус кунаклар: Игорь Дмитриев, Зөлфәт Габдулин, Лия Шәйдуллина, "Сәяхәт" хореография коллективы, "Батальон" бию коллективы.

Керү ирекле. Башлана 19.00 сәгатьтә. 12+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса