Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Алдынгы комбайнчыларны фидакарь хезмәтләре белән урып-җыю эшләренә бәяләп бетергесез өлеш керткән өчен бүләкләделәр.

Район башлыгы Эдуард Дияров кырда, комбайнчыларны эштән бүлеп тормыйча гына урак алдынгылары Илфат Әхмәтовка, Ренат Шәрәфетдиновка, Рәмис Гайнуллинга, Рузил Гайнуллинга, Валерий Ивановка, Юрий Астраханцевка, Рамил Сәйфетдиновка, Николай Киселевка, Фирдүс Миндубаевка, Фәрит Салиховка, Нияз Гыйниятовка, Илгизәр Вәлиевка, Георгий Калашниковка, Олег Кулагинга, Николай Заһировка, Николай Дудкинга һәм Харис Таҗиевка рәхмәт белдерде һәм акчалата премияләр тапшырды.

"Казан" нәсел атлар заводы" ҖЧҖ, "Агрострой" ҖЧҖ, "Р.Р.Булатов" КФХ һәм "Соя Колай" ҖЧҖтә туфракны туңга сөрүгә керештеләр. Район хуҗалыкларында борчак, арпа, солы, карабодайны орлыкка салу эшләре дәвам итә. Район буенча барлыгы 7118 тонна орлык салу планлаштырылган, бүгенгә 2017 тонна орлык салынган.

"АКЧАРЛАК" БАЛАЛАР СӘЛАМӘТЛӘНДЕРҮ ЛАГЕРЕНДА тормышта авыр хәлдә калган 69 бала өчен "Йолдызлы десант" палата лагере ачылды. Бер атна дәвамында балалар яхшы ял итеп кенә калмаячаклар, ә шулай ук төрле чараларда, спорт ярышларында һәм төрле конкурсларда катнаша алачаклар.

ПИТРӘЧНЕҢ ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА грампластинкалар күргәзмәсе ачылды. Анда революциягә кадәрге чордан башлап бөтенсоюз монополисты - "Мелодия" грамязылу фирмасына кадәр булган пластинкалар эволюциясе тәкъдим ителгән. Экспозицияне төзүчеләр тарафыннан акцент грампластинка тормышының нәкъ тә совет чорына эшләнгән. Монда шулай ук патефон төзелү тарихы белән танышырга мөмкин. Күргәзмә август ахырына кадәр эшлиячәк.

РАЙОН МӘДӘНИЯТ БҮЛЕГЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ бүген велосипедларга утырып, Питрәч - Әлбәден - Питрәч маршруты буенча узачаклар. Велосипедчылар йөреше Питрәч районына 86 ел тулуга багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса