Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2016 елда күпфатирлы биш йортта капиталь ремонт планлаштырылган.Колай, Питрәч, Кощак, Ленино-Кокушкино һәм Пановка авыл җирлекләрендә берәр йорт. Колайда Профсоюз урамындагы 35 нче йортка (1972 елда төзелгән) материаллар алып кайта башлаганнар инде. Эш башкаручы, подрядчы-фирма җитәкчесе сүзләре буенча, монда түбә алыштыру һәм керү юлларын (подъездларны) төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әлеге эшләр миллионнан...

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева "Муниципаль идарә өлкәсендә 2015 елда иң яхшы хезмәткәр" ел саен үткәрелүче республика конкурсының "Социаль үсеш" номинациясендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров имзасы куелган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Кощак мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сергей Горбунов Бөтенроссия мәктәп укучылары арасында физкультура буенча олимпиадада җиңде. Сергей төрле юнәлештә күнекмәләр ясау, теория һәм практиканы - җиңел атлетиканы, дзюдоны үзләштерү ярдәмендә мондый уңышка икенче тапкыр ирешә.

Җиңү Паркында часовня тӨзелеше ахырына якынлаша. Көннәр җылыну белән узган елның октябрь аенда башланган эшне дәвам иткәннәр иде. Ачык типтагы часовня төзелешенә акчаны питрәчлеләр, Никольский мәхәлләсенә йөрүчеләр җыйган. Ләкин аны төзүне үз акчасына район төзелеш оешмаларының берсенең җитәкчесе Ленар Григорьев үз өстенә алган. Хәзер төзүчеләр аның стеналарын штукатурлый һәм буйый. Якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә, төзүчеләр эшне тәмамларга планлаштыралар.

Көлкәмәр авылында һәйкәлне яңарту эшләре актив алып барыла. Бу эш узган елда җыелган үзара салым акчаларына башкарыла. Керәшен-Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Петр Гаврилов сүзләре буенча, һәйкәл өчен заказ бирелгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан җирле кешеләрнең фамилияләре (исемлектә барлыгы 52) язылган плитә инде әзер. Моңа 80 меңнән артык сумма сарыф ителгән. 78 мең күләмендә калган сумма иске һәйкәл урынында яңаны төзүгә һәм аны төзекләндерүгә китәчәк.

Габдулла Тукайның тууының 130 еллыгына багышланган "Тукай безнең белән" әдәби музыкаль кичәсе 26 апрельдә, мәдәният йортында узачак. Шунда ук, районда узучы "Милли " муниципаль конкурста җиңүчеләр игълан ителәчәк.

Бүген "Батыр" мәдәни-спорт комплексында 18 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр "Апрель аеның тылсымлы ярым караңгылыгы" китапханә төне үтәчәк. Сезне мавыктыргыч конкурслар һәм викториналар, "Убырлы утырулары", эңгер-меңгер кинозал һәм башкалар көтә. Керү ирекле. 6+

27 апрельдә район мәдәният йортында "Җәүһәр" татар фольклор ансамбле оешуның 20 еллыгына багышланган концерт узачак. Керү ирекле.

КПРФ партиясе Пирәч бүлегенең хисап-сайлау җыелышы үтте. Анда КПРФның үзәк комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев катнашты. КПРФ район комитетының беренче секретаре итеп, кабат Георгий Артемьев сайланды. Шулай ук оешма үзәге, контроль ревизия комиссиясе әгъзалары һәм КПРФ республика конференциясенә делегатлар сайланды.

"Шатлык" приютында өлкәннәргә адреслы ярдәм күрсәтү буенча "Тимурчылар отряды" дигән программа биш ел инде уңышлы тормышка ашырыла. 19 апрельдә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы " республика акциясе кысаларында укучылар "Кадерле өлкәннәрем" дигән акция үткәрде. Балалар педагогия хезмәте ветераны Липатова Валентина Александровна янына барып, йорт хуҗалыгында ярдәм иттеләр. Балалар акция вакытында гына түгел, гадәти көннәрдә дә аларга хуҗалыкларында ярдәм итеп торалар. Очрашу вакытында өлкәннәр яшьләр белән тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса