Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ПИТРӘЧ РАЙОН БАШЛЫГЫ ЭДУАРД ДИЯРОВКА яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү эшенә зур өлеш керткәне өчен "Татарстан Республикасы ветераннар советы" республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе А.Г.Юлашев рәхмәт белдерде.

Шулай ук ул питрәчлеләрнең 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Бөтенроссия "Россия патриотлары тәрбияләп үстерәбез" конкурсының республика этабында актив катнашуын билгеләп үтте.

"Нечкәбил 2016" XII республика матурлык, ана һәм гаилә конкурсы үтәчәк. Ул Татарстан Республикасы Президенты һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе ярдәмендә оештырыла. "Нечкәбил 2016" проекты республика сайлап алу турын (ул 2016 елның май-июнь айларында уза), ярымфинал - Татарстан гаиләләре фестивален (10 сентябрьдә) һәм "Нечкәбил 2016" финалын (2016 елның 26 ноябрендә), шулай ук ел дәвамында конкурста катнашучылар һәм аларның гаиләләре әзерләгән хәйрия эшчәнлеген үз эченә ала. Питрәчнең актив хатын-кызларын гаиләләре белән бергә конкурста катнашырга чакырабыз.

ПИТРӘЧНЕҢ 80 ЯШЬ ТАЛАНТЫ "Созвездие-Йолдызлык-2016" фестиваленең супер финалына үтте. Бу балалар 11 апрельдән 15 апрельгә кадәр Казанда үтәчәк конкурсның йомгаклау этабында катнашачак. Супер финалда безнең районның "Пластилин" бию коллективы, җырчылар Җәмилә Әсәдуллина, Рузанна Газизҗанова, Лия Шәйдуллина, Алинә Минһаҗева, Гаяз Әхмәтшин, Кристина Сергеева, Альберт Хаммадиев, яшь конферансьелар Савелий Демидович һәм Айгөл Әхмәтшина, шулай ук Зилә Гибатова, Зөлфәт Габдулин тәкъдим итәчәк, алар зона турында "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә (олы группа) беренче урын алган.

ЯНГЫН хезмәте белгЕчләре "Кайгырту" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләр янына барды. Бу аларның өйләренә янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштыру максатыннан эшләнде. Бушлай янгынга каршы җайланма тупланмасын беренче булып Надеждинодан Ашуровлар гаиләсе алды, әлеге гаиләдә җиде бала тәрбияләнә. Янгын хезмәте белгечләре агач йортларындагы барлык бүлмәләргә датчиклар урнаштырды. Мондый чара 10 гаиләдә башкарылды, әлеге гаиләләрдә 45 бала тәрбияләнә. Шулай ук бу йортларда яшәүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр тапшырылды.

ПИТРӘЧЛЕ ФӘРХӘТ ФӘЙЗУЛЛИН Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Д.Галиев истәлегенә багышланган XXIII көрәш буенча ачык республика турнирында үз үлчәү категориясендә (130 килограмм) беренче урын яулады. Түбән Камада үткән турнирда 38 команда катнашты. Безнең команда 19 нчы урында.

"ПЕСТРЕЦЫ" КОМАНДАСЫ (2008 елгы яшүсмерләр, тренер Константин Игнатьев) Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына Республика турниры финалына чыкты. Яшь хоккейчылар өчен бу мондый дәрәҗәдәге тәүге ярыш һәм зур уңыш. Питрәч командасы үз группаларында биш уенның дүртесендә җиңүгә иреште. Алар икенче урын алып, турнир финалына үтте. Ул 21-24 апрельдә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса