Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Бүгеннән язгы хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башлана. Питрәч районыннан Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына 30 кеше җибәрергә планлаштыралар. Егетләрне армиягә озату Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты планы нигезендә тормышка ашырылачак.

РАЙОНДА юЛларны рәткә китерү дәвам итә. Юл хезмәткәрләре кышын бик нык таушалган һәм яраксыз хәлгә килгән участокларда чокырлы урыннарга таш түшәү белән мәшгуль. Хәзерге вакытта махсус техника Питрәч-Ленино-Кокушкино юлында ремонт эшләре башкара.

Казан машина төзелеше техникумы филиалы студентлары Бөтенроссия фестивалендә дипломант булды. "Язгы тамчы" иҗат коллективы "Другое измерение-2016" Бөтенроссия балалар һәм яшьләр театр осталыгы фестивалендә катнашты. Ул Россия Федерациясендә дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясе кысаларында үткәрелә. Ләйсән Фазлеева җитәкчелегендәге Питрәч студентлары икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

КАЗАНДА "Татарстан Республикасы өметләре" өстәл теннисы буенча ачык турнир үтте. Анда Татарстан район һәм шәһәрләреннән 300гә якын 7-12 яшьтәге спортчылар катнашты. Безнең район данын район үзәгенең ике мәктәбе укучылары яклады: Дарья Сорокина, Софья Мальцева, Виктория Кузнецова, Максим Абалымов, Никита Одинцов, Богдан Павлов һәм Семён Совин. Семен Совин яхшы күрсәткечләргә иреште, ул Татарстан авыл районнары арасында икенче урын алды (тренерлар Павел һәм Виталий Тихоновлар).

Бөтенроссия белем бирү учреждениеләренең баскетбол буенча спартакиадасының республика этабының зона ярышлары үтәчәк. Ул районда 2 һәм 3 апрельдә балалар һәм яшьләр комплекслы спорт мәктәбе спорт залында узачак. Анда сигез районнан командалар катнашачак - Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Биектау, Теләче, Әтнә һәм Питрәч районнары. Шимбә яшүсмерләр командалары үз матчларын үткәрәчәк, ә якшәмбе көнне - кызлар. Ярышларны тантаналы ачу сәгать 10га билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X