Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

"Futer star " дуэты (Тимур Әмиров һәм Камилә Гафурова) "Морозко" Бөтенроссия фестиваль-конкурсында өченче дәрәҗә лауреат булды. Әлеге абруйлы конкурста илнең төрле почмакларыннан - Сахалин, Краснодар, Пермь крае, Мәскәү, Санкт-Петербургтан, хәтта Ташкенттан да катнашучылар бар иде. Жюри рәисе Бедрос Киркоров булды.

2 НЧЕ МӘКТӘПНЕҢ СИГЕЗЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ Айгөл Әхмәтшина татар теле буенча республика олимпиадасында беренче урын алды. Бу Айгөлнең җитәкчесе Лидия Александрова белән уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.

РАЙОН ПЕНСИЯ ФОНДЫ ИДАРӘСЕНДӘ ана капиталы средстволарыннан бер тапкыр түләнә торган түләүләрен алуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризаларны РФ территориясендә яшәүче һәм 2015 елның 31 декабрь торышы буенча ана капиталы сертификатына хокукы булган гаиләләр тапшыра ала. Түләү күләме 20000 сум. Гаризаны 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Бүгенгә идарә 246 гариза (4,6 миллион сум) кабул иткән.

"ИДЕЛКӘЕМ" республика балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак коллективлары смотр-конкурсының зона туры үтте. Анда республиканың ун районыннан вәкилләр катнашты, шул исәптән Питрәчнең "Тамчы" театр коллективы да (җитәкчесе Елена Галәветдинова). Алар Рәдиф Сәгъдинең "Шүрәле" спектаклен тәкъдим итте.

РАЙОН ХӘРБИ КОМИССАРЫ УРЫНБАСАРЫ Фәрит Өлфәт улы Вәлиевка КПРФ партиясендәге хезмәтләре өчен һәм алтмыш яшьлек юбилее уңаеннан КПРФ ЦК рәисе Геннадий Зюганов имзасы белән Мактау грамотасы тапшырылды.

Чыты авылы мәдәният йортында КВН булып узды. Кызлар әлеге бәйгене оештырып, ир-егетләргә бүләк ясады, бу аларны бәйрәм белән котлап, үз бәйрәмнәрендә ял иттерү, күңел ачтыру, аларга сюрприз ясау нияте белән эшләнде. Алар өчен төрледән-төрле биремнәр әзерләнде. Иң кызык һәм күңелле бәйгеләрнең берсе, күзне бәйләп, иттарткычны сүтеп-җыю булды. Ә инде командаларны яклап, ир-атлар арасыннан җанатарлар электр сепараторын сүтеп-җыйды. Бәйгедә дуслык җиңде.

ПИТРӘЧЛЕЛӘР ВИКТОРИНАДА КАТНАШЫП кеше хокукларын яклау буенча белемнәрен тикшерә ала. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм "Вперед" газетасы үткәрә. Иң белемле кулланучыларны призлар көтә. Җавапларны 17 мартка кадәр ТР буенча дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының Lyuciya.Farahova@tatar.ru электрон почтасына юлларга кирәк ("Питрәч районы - кулланучылар өчен викторина" тамгасы куярга). Викторина сорауларын безнең сайттан карарга була.

"Вперед" газетасы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы 16 мартта кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләмәләреннән файдалану мәсьәләләре буенча "Кайнар линия" үткәрә. Район халкы газета редакциясенә чылтыратып, сыйфатсыз товар сату, җитешсезлекләре булган тәрәзә һәм ишекләр кую һәм әлеге өлкәдә башка проблемалы мәсьәләләр буенча бәхәсле хәлләрне ничек хәл итү турында белә ала. Чылтыратулар сәгать 10нан 12гә кадәр 3-02-26 телефоны буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса