КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
ХЕЗМӘТ ЭШЧӘНЛЕКЛӘРЕН ТУКТАТКАН ПЕСИОНЕРЛАР (2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәрге чорда) пенсия фондына тиешле тәртиптә гариза тапшыра ала. Анда эштән китүне раслаучы документ теркәлергә тиеш. Гаризаны карап чыкканнан соң киләсе айдан индексацияләнгән иминият пенсиясе түләнә башлаячак. Яңа кагыйдәләр иминият пенсияләрен алучыларга гына кагыла.
Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучыларга, шул исәптән социаль пенсия алучыларга бер кайда да мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел - аларга пенсия 2016 елның апреленнән, эшкә бәйсез рәвештә, артачак.
РАЙОН СУД ПРИСТАВЫ БАШКАРУЧЫЛАРЫ дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә бурычлылар буенча рейдлар үткәрә. Алар ЮХИДИ линиясе буенча штрафларын түләмәгән питрәчлеләр янына бара. Бигрәк тә суд тарафыннан билгеләнгән штрафлар буенча бурычлыларны ачыклауга зур игътибар бирелә. Бу көннәрдә ике бурычлының (10 һәм 30 мең сум) милкенә арест салынган, калганнары белән аңлату эшләре алып барыла.
ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕНДӘ "Ягез әле, егетләр!" күңел ачу бәйгесе үтте. Анда Ленино-Кокушкино мәктәбе һәм Казан машина төзелеше техникумы филиалы командалары катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Киң белемле команда" номинациясендә Казан машина төзелеше техникумы филиалы командасы җиңүче дип танылды. Ленино-Кокушкино мәктәбе командасына "Иң кыю команда" исеме бирелде.
АГЫМДАГЫ ЕЛ БАШЫННАН районда 6 янгын булган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике очракка кимрәк. Янгыннар саны кимү янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тоту һәм аларны үтәүнең әһәмиятен киметми.
Көннәрнең җылынуы сәбәпле, район янгын күзәтчелеге питрәчлеләргә түбәләреннән су ага торган урыннарда электр җайланмаларыннан файдаланырга ярамаганлыгын искәртә, шулай ук хуҗалык һәм башка корылмаларда утны сүндереп йөрергә, электр приборларын розеткадан алып калдырырга киңәш итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 09:58Питрәчлеләргә берьюлы ике битлек киеп йөрүнең зыянын аңлатабыз Бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?1500
-
28 гыйнвар 2021 - 09:14Майда пешкән итле-бәрәңгеле пәрәмәч рецепты Бу камырдан «Казан кабартмасы» да пешерергә мөмкин.1800
-
28 гыйнвар 2021 - 09:05Питрәчлеләр, кер сабынының барлык файдасын да беләсезме? Белмәгән булсагыз, шаккатарсыз.2500
-
27 гыйнвар 2021 - 14:48Питрәч районы сәламәтлек саклау министрлыгы рейтингы буенча лидерлар өчлегенә керде Муниципалитет 85 балл җыйды.16400
-
27 гыйнвар 2021 - 11:44Коронавирустан вакцина ясатучы питрәчлеләргә киңәшләр Илдә халыкны массакүләм төстә вакцинацияләү бара. Прививка, кешенең үз теләге белән, бушлай ясатыла. Бары тик балалар һәм 18 яшькә кадәргеләр генә вакцинация уза алмый.19300
-
15 гыйнвар 2021 - 17:44Питрәч районы яңалыкларын карагыз
-
15 гыйнвар 2021 - 12:59Музыкаль котлаулар
-
27 сентябрь 2020 - 06:04
-
27 гыйнвар 2021 - 08:32Бу көннәрдә иҗат коллективлары Питрәч авылларына гастрольләргә чыгаБез Чыты һәм Күн мәдәният йорты үзешчән театрлары җитәкчеләре белән әңгәмә кордык.22700
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.156800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.127600
-
22 декабрь 2020 - 17:07Лия Дәүләтьярова бишек җырын башкара YouTube’тагы «Яңа дулкын» каналында - яңа видео.123400
-
29 ноябрь 2020 - 06:30Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе Илһам Кашаповның Әниләр көне уңаеннан котлавы Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!123300
-
13 декабрь 2020 - 12:02Питрәч районында янгынга каршы махсус режим кертелә 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр районда билгеле бер чикләүләр гамәлдә булачак.121400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика