Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

КВАЛИФИКАЦИЯЛӘРЕН КҮТӘРҮ МАКСАТЫННАН агрономнар һәм АПК игенчелек белгечләре укулары үтте. Ул Татарстан агробизнес кадрларының белемнәрен арттыру институтында оештырылды. Дәресләрнең төп темасы: "АПКның прогрессив технологияләре". Курсларда Питрәч агрономнары да квалификацияләрен күтәрде.

УЗГАН АТНАДА РАЙОН ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ күп кенә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Чыты, Янсуар, Татар Казысы, Керәшен Сәрдәсе, Татар Тау Иле, Надеждино һәм Кибәк Иле авыл җирлекләрендә үткән халык җыеннарында 2015 ел нәтиҗәләренә анализ ясалды, 2016 елга бурычлар билгеләнде.

ПИТРӘЧ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ 2015 елда җыелган үзара салым средстволарына яңа лампочкалар сатып алынды. Авыл җирлегенең барлык почмакларында тузган лампочкалар яңаларына алыштырылачак. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Али Рафиков билгеләп үтүенчә, 2016 елның 1 гыйнварына 1 миллион 418 мең сум акча җыелган. Бу планлаштырылган 2 миллион 190 мең сумның 66,9 процентын тәшкил итә. Җыелган средстволарга республикадан субсидияләр алынган, барлык сумма авыл җирлегендә урамнарны яктыртуга, 835 яңа лампочкалар сатып алырга һәм аларны урнаштырырга тотылачак. Берничә көннән әлеге эшкә керешәчәкләр.

КОЛАЙ АВЫЛЫ КИТАПХАНӘСЕНДӘ "Тормыш кыйммәтләре" күргәзмә-портреты ачылды. Ул Американың танылган язучысы Джек Лондонның 140 еллыгына багышланган. Китапханәгә килүчеләр язучының иҗади биографиясе белән таныша һәм уку өчен аның китапларын өйләренә ала ала.

"ШАТЛЫК" СОЦИАЛЬ ПРИЮТЫНДА "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкияте исемендәге курчак театры үз ишекләрен ачты. Аның сәхнәсенә кулдан эшләнгән әкият геройлары курчаклары чыкты. Декорацияләрне музыкаль җитәкче Татьяна Угарова эшләгән. Ул әлеге күренешне сәхнәләштерүче дә.

ШИМБӘ, 30 ГЫЙНВАРДА, Татар Тау Иле мәдәният йортында якташыбыз, автор-башкаручы, шагыйрь Раил Гаязовның концерты булачак. Ул тамашачыларга үзенең "Кайда син, насыйп ярым?!" программасын тәкъдим итә.

10+

ЯКШӘМБЕ КӨННЕ ПИТРӘЧЛЕЛӘР наратлыкта Бөтендөнья кар көнен билгеләп үтәчәк. Әлеге бәйрәм күптән түгел генә, 2012 елда барлыкка килгән. Шулай да питрәчлеләр аны билгеләп үтүне традициягә кертте. Бу көнне күңел ачу программасында төрле бәйгеләр, җыр-биюләр, уеннар булачак. Әлеге чара сәгать 11дә башлана.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса