Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ПИТРӘЧ РАЙОНЫ АДМИНИСТРАТИВ-ТЕХНИКА ИНСПЕКЦИЯСЕ ӘГЪЗАЛАРЫ Шәле авылына тикшерү белән барды. Алар авыл җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган гражданнарны ачыклады. Җиде кеше төзелеш материалларын һәм төзелеш һәм көнкүреш, металл калдыкларын тиешсез урынга ташлаган һәм өйгән өчен икешәр мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Урам сәүдәсен бозган өчен бер граждан бер мең...

"ШАТЛЫК" ПРИЮТЫНДА ТӘРБИЯЛӘНҮЧЕЛӘР Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козлов янында кунакта булды. Ветеранга тормышта бик күп авырлыклар, кырыс сугыш елларын кичерергә туры килгән. Ул балаларга үткәннәре, сугышта күргәннәре, батырлыклары, сугышчан бүләкләре турында сөйләде. Балалар ветеран сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап торды, алар фашистларның кансызлыгы, солдат һәм офицерларыбызның батырлыклары турында шактый мәгълүмат белде.

КПРФ ӘГЪЗАЛАРЫ БӨЕК ОКТЯБРЬ РЕВОЛЮЦИЯСЕНЕҢ 98 ЕЛЛЫГЫН билгеләп үтте. 7 ноябрьдә КПРФның Питрәч җирле бүлекчәсе әгъзалары район үзәгенең үзәк мәйданчыгында Владимир Ленин һәйкәле янында пикет үткәрде, ул Бөек Октябрь социалистик революциясенең 98 еллыгына һәм социаль мәсьәләләргә багышланды. Монда КПРФка яңа кабул ителгәннәргә партия билетлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса