Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

    1 февральдән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсиянең иминият өлеше 11,4 процентка артты.

    Питрәч районында агымдагы елның 1 гыйнварына 8240 пенсионер исәпләнә. Районда пенсиянең уртача күләме 9298 сум 88 тиен тәшкил итә, әлеге сумманың 3935 сумы - иминият өлеше.

    Районда картлык буенча пенсиянең уртача күләме - 9838 сум 59 тиен, инвалидлык буенча - 7047 сум 05 тиен, туендыручысын югалту буенча - 7845 сум 99 тиен, социаль пенсия - 7162 сум 07 тиен.

    1 нче мәктәпнең 7А сыйныфы укучысы Регина Зарипова "Яшь хокук сакчысы" Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабында 10-13 яшьтәгеләр арасында 1 нче урын яулады. Әлеге бәйгене Татарстан Республикасы суд приставларының Федераль хезмәте идарәсе оештырган. Бәйге узган ел башланган иде. Регина "Суд приставының бер көне" иҗади эшен әзерләгән һәм тәкъдим иткән. Узган айда нәтиҗәләр ясаганнан соң, җиңүчене I дәрәҗә диплом һәм Краснодар краендагы Бөтенроссия балалар үзәгенә юллама белән бүләкләгәннәр.

    Яшьләрне гражданЛЫК-патриотик тәрбияләү айлыгы кысаларында, яшүсмерләр арасында баскетбол буенча турнир үтте. Мәйданчыкка өч команда чыкты. Турнирда казанлылар җиңде. Алар питрәчлеләрне - 40:24, буалыларны 71:19 исәбе белән җиңде. 2 нче урында - безнең егетләр. Алар Буадан көндәшләрен 66:27 исәбе белән җиңде.

    Питрәчнең "Олимп" командасы "С" дивизионында ПЛХЛ беренчелеге кысаларында чираттагы турда үз бозында "Стальные Мимави" командасын 8:4 исәбе белән җиңде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: