Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

    РАЙОНДА ТӨЗЕЛЕШ ПЛАНЫ арттырып үтәлгән. 2014 елда пландагы 28 мең квадрат метр урынына 90483 квадрат метр торак тапшырылган.


    БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ҺӘМ МУНИЦИПАЛЬ ХЕЗМӘТЛӘР ПОРТАЛЫНДА (www.gosuslugi.ru) яңа мөмкинлекләр барлыкка килгән. Хәзер хөкем ителү турында һәм җинаять җаваплылыгы булу яки аның туктатылуы факты турында белешмәне электрон рәвештә алырга мөмкин. Бу турыда район эчке эшләр бүлеге хәбәр итә. Моннан тыш, гражданнар мондый белешмәне "Татарстан Республикасы Питрәч районы күпфункцияле үзәге"ннән дә ала ала.
    * * *
    РАЙОН ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА беренче рус революциясенең 110 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышырга була. Монда 1905-1907 елгы революциядә, гражданнар сугышында, Икенче бөтендөнья сугышында катнашучыларның фотографияләре, документлар, личное делолары куелган. Аерым алганда, монда абыйлы-энеле Алексей һәм Гурий Комиссаровлар язмышы белән бәйле тарихи документлар куелган.
    * * *
    ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА "Күңелле Нардуганнар" үтте. 1 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары Нардуган тарихы белән танышып кына калмады, багу-юраулар серләрен дә өйрәнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: