Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күз тиюдән ничек сакланырга?

«Күз тию бар, ул бик начар әйбер», — ди хәзрәт.

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин күз тиюдән саклану өчен киңәшләрен бирде. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.

«Чыннан да күз тию бар ул. Без үзебез дә сизмичә, иң якын дусларыбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз һәм башкаларга күз тидерә алабыз. Матур әйбер күргәч, „Сөбханалла“ дияргә кирәк. „Сөбханалла, оныгым йөри башлаган“, „Сөбханалла, бигрәк матур яза“. Эш булса да, бизнес булса, шулай диегез. Әгәр нидер булуын сизсәгез, бар әйбер дә кулдан киткән кебек булса, бу күз тигән сүз. Бу очракта сакланырга кирәк. Һәрвакыт Тәһарәт булырга тиеш», — ди ул.

Хәзрәт иртән укый торган догаларны видеода әйтеп күрсәтә. Йөз тапкыр әйтелә торган сүзләре язып алырга тәкъдим итә.

«Биш сүрә укып, үзегезне өшкерегез», — ди хәзрәт һәм санап китә. «Фатиха» сүрәсен өч тапкыр укыгыз, «Аятел көрси»не бер тапкыр укыгыз. Аннары «Көлхуаллаһу», «Фәләк» һәм «Нәс» сүрәләрен өчәр тапкыр укырга кирәк. Шуннан соң хәзрәт үзеңне өшкереп җибәрергә киңәш итә.

Ул мондый әйберләргә ышанмаган кешеләргә дә мөрәҗәгать итә. «Сез өшкереп карагыз әле. Әгәр булып чыкмаса, безгә мөрәҗәгать итегез. Мәчеттә өшкерербез. Күз тию бар, ул бик начар әйбер», — ди хәзрәт.

 

Чыганак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса