Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Ленино-Кокушкино авылындагы балалар мәйданчыгын җыештырдылар

    Өмәне җирле балалар бакчасы коллективы үткәрде.

    Янәшәдәге территориядә грунт җәйделәр, аны тигезләделәр һәм газон чәчтеләр. Халык соравы буенча чүп-чар савытлары урнаштырырга планлаштыралар.

    «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына да шундый ук заявка бирелгән.

    Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан безнең район буенча "Халык контроле"нә халыктан 300дән артык гариза килгән. Аларның 73%ы хәл ителгән. 56 гариза эшләнү стадиясендә, 20се буенча нигезле рәвештә кире кагылган.

    Мөрәҗәгатьләрнең күбесе - территорияләрне төзекләндерү, муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау, чүплекләрне бетерү буенча.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: