Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино мәктәбе укучылары ындырда икмәк эшкәртә

Шул рәвешле алар эшкә өйрәнә, акча эшли

Ленино-Кокушкино мәктәбе укучылары Инсаф Сөнгатуллин (8 нче сыйныф) Һәм Азат Галиәхмәтов (9 нчы сыйныф) башкалар белән бергә ындыр табагын чисталыкта һәм тәртиптә тоталар.

– Без монда беренче ел эшлибез. Безгә барысы да ошый. Эсселек аркасында күбрәк ял итәргә мөмкинлек бирәләр. Шуңа да карамастан, без барысына да өлгерәбез, - ди яшь ярдәмчеләр. Ике егет тә районның яшүсмерләр җыелма командасы әгъзалары: Инсаф – милли көрәш, Азат – чаңгы спорты буенча. Алар вакытларын бушка уздырмый,  эшләп физик яктан үз организмнарын ныгыталар һәм акчалы да булалар.

Хуҗалык «Ак барс-Питрәч»тә ындыр табагы бу көннәрдә 1000 тоннадан артык ашлык кабул итә. Аны киптерергә, сортларга аерырга һәм складларга җибәрергә кирәк. Ике ашлык киптергеч: «Сирокка» һәм М-819 бар. Альберт Закиров ашлык киптерү комплексының өлкән белгече. Шулай ук төрле эш башкаручылар, студентлар һәм мәктәп укучылары Ындыр табагы бу көннәрдә 1000 тоннадан артык ашлык кабул итә. Аны киптерергә, сортларга аерырга һәм складларга җибәрергә кирәк. Ике ашлык киптергеч: «Сирокка» һәм М-819 бар. Альберт Закиров ашлык киптерү комплексының өлкән белгече. Шулай ук төрле эш башкаручылар, студентлар һәм мәктәп укучылары да хезмәт куя. да хезмәт куя. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса