Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Ленино-Кокушкинода Тукай көнен билгеләп үттеләр

    26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Дөньяның төрле почмагында яшәгән татарлар бу көнне билгеләп үтә.

    Бу көнне Ленино-Кокушкино мәктәбенең башлангыч класслар укучылары, укытучылар Яшьләр үзәгендә җыелдылар. Алар өчен, Дементьев исемендәге Казан авиаөион-техник колледжы филиалы студентлары, мәктәпнең олырак сыйныфлары укычылары, авыл китапханәсе, Яшьләр үзәге, Салкын Чишмә авылы мәдәният йорты берләшеп, бик матур һәм тирән эчтәлекле концерт оештырдылар.Чараны татар телендә Л.Т.Фазлиева алып барды. Сәхнәдә Г. Тукайның шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды, әкиятләре сәхнәләштерелде, татар биюләре башкарылды. Олуг шагыйребезнең катлаулы тормышы турындагы презентация слайдлары Тукаебыз турында белемнәрне тулыландырды.
    Бәйрәмгә килгән тамашачыларга бу чара ошады: алар көчле алкышлары белән рәхмәтләрен белдерделәр. Оештыручылар һәм яшь артистлар укучыларның күңелләрендә Тукай иҗатына карата ихтирам хисе гомерлек булыр дип ышанып кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: