Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Макс-Ойл» ҖЧҖдә яңа абзар төзиләр һәм хуҗалык территориясен төзекләндерәләр

Без Татар Казысы авылындагы фермада булдык. Биредә төзелеш эшләре бара

Төзүчеләр иске сыер абзарының конструктив өлешен калдырганнар, хәзер яңа фундамент салалар, түбә ясыйлар. Абзарны инде сентябрьгә кадәр төзеп бетерергә планлаштыралар. Объектта алты кеше эшли, җиде техника җәлеп ителгән.
Хәзер фермада 500 баш мөгезле эре терлек асрала. Яңа бина 150 баш бозауга исәпләнгән. Хуҗалыкта яшь бозаулар үстерәләр, әмма кайвакыт токым яңарту өчен сатып та алалар.


Яңа абзар төзү белән беррәттән юл эшләре дә башкарыла.
- Төзекләндерү эшләренә керешергә телибез. Әле совет чорыннан ук безгә “мирас” итеп сазлы урыннар калдырганнар. Без моннан котылырга телибез, - дип билгеләп үтә предприятие директоры Илдус Галиев. Моның өчен табигый рельефны үзгәртергә, авышлыкларны тигезләргә һәм сыйфатлы материалдан юл ясарга җыеналар.
Хуҗалык гел үсә һәм киңәя. Моңа ел саен 15 миллион сум акча тоталар. Узган ел сыер абзары төзелгән, ике ашлык склады ремонтланган, ындыр табагы яңартылган. Быел эшкәртелә торган авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданын 4,5 мең гектарга кадәр арттыруга ирешкәннәр. Киләчәккә идеяләр - 800 баш терлеккә исәпләнгән комплекс төзү. Хәзер территория сайлыйлар һәм проект ясыйлар.
Фермада шулай ук атлар да асрыйлар, әмма аларны сатмыйлар. Хуҗалыкта алар 12 баш, иң кечкенәсе бер атна элек кенә туган. Алар искиткеч җан ияләре: акыллы, тугры, рәхмәтле.
- Атларның матурлыклары безнең кәефне күтәрә, без аларга сокланабыз, рәхәтләнеп кайгыртабыз, - ди Илдус Йосыпович.
Терлекчеләр бозаулар, сыерлар һәм атлар турында кайгырткан арада, хуҗалык аграрийлары урып-җыю белән мәшгуль. Басуга алар 29 июльдә чыкты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса