Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчет иганә акчаларына төзелә

Район үзәгендә яшәүче мөселманнар өчен күп санлы дин тотучыларны сыйдырырлык мәчет булдыру мөһим. Питрәчтә булачак үзәк мәчет һәм мәдрәсә төзелеше яңадан торгызылды.

Мәчет төзелеше ике меңенче елда башланды. Ул чакта нигез чокыры казып, фундамент салганнар. Бераз соңрак цокольне бетон плитәләр белән япканнар. Әмма акча булмау сәбәпле, төзелешне туктатып торырга туры килә.
Быел төзелеш эшләрен кабат яңарттылар. Булачак корылманың куркынычсызлыгына анализ ясау өчен белгечләр чакыртканнар. Экспертлар бинаны төзү технологиясе бозылган, дип белдергән. Хәзер барлык җитешсезлекләрне тәртипкә китергәннәр, булган цокольне реставрацияләүгә керешкәннәр. Аны арматуралы монолит белән ныгытып, бетон плитәләр белән каплаганнар. Плитәләрне салып бетергәннән соң, стеналар торгызыла башлаячак. Мәчет ике катлы булыр дип планлаштырыла. Декоратив бизәү өчен дигән кирпечләрнең бер өлеше кайтарылган инде. Хәзер стеналарны күтәрү өчен төзелеш материаллары сатып алырга, ә җәйгә түбә ябарга кирәк. Кызганыч, хәзерге вакытта кирпеч сатып алыр өчен акча җитми, шуңа күрә Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт район халкына үтенеч белән мәрәҗәгать итте.
- Мөхәммәд пәйгамбәребезнең «Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзесә, яки мәчет төзелешендә катнашса, Хак Тәгалә бу кешегә җәннәттә бер йорт бүләк итәр», - дигән сүзләрен искә төшереп үтәсе килә. Без барлык питрәчлеләрдән район үзәгендә мәдрәсә һәм зур мәчет төзү кебек игелекле эштә ярдәм итүләрен сорыйбыз. Ярдәм итүчеләр инде бар, аларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Зур өлеш керткәне һәм һәрдаим ярдәм итеп торуы өчен район башлыгы Илһам Кашаповка, төзелеш компаниясе җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә, шулай ук өмәләрдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт, - дип билгеләп үтте Әббәс хәзрәт.
Төзүчеләр исәпләп чыгарганча, бинаның стеналарын күтәрү өчен кирәкле материалларның гомуми суммасы - 2446000 сум. Сумманың бер өлеше җыелган инде, әмма ул гына җитми.
- Безнең компания төзелештә катнаша, чөнки бу игелекле эш. Бөтен команда бердәм, көйле эшли. Мин бүген плитә һәм кирпеч салу өчен измә әзерлим. Хәзер салкын көннәр тора, шуңа күрә хәтта комны да җылытырга туры килә. Әмма Аллаһ ярдәме белән барысын да башкарып чыга алачакбыз, - дип уртаклашты төзелеш компаниясе хезмәткәре Шәүкәт Монавиров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса