Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәмгыять үз фикерен әйтте

Республикада ел саен мониторинг үткәрелә. Бу, бер яктан, хакимият органнары эшчәнлегенә бәя, икенче яктан - һәр конкрет өлкәдә коррупция куркынычын өйрәнү булып тора. Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова питрәчлеләрнең фикерләре белән таныштырды.

Райондашларыбыз дәүләт хезмәткәрләре эшенә уңай бәя бирә, шулай да халык арасында зарларга урын юк түгел. Питрәчлеләр юлыккан җитешсезлекләрнең берсе - бюрократизм. Кешеләр иң коррупцияле өлкәләргә, гадәттәгечә, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм ЮХИДИне кертәләр.
Безнең районда узган ел мәгариф өлкәсенә караган ике мөрәҗәгать теркәлгән. Еш кына гражданнар акча җыюга һәм балалар бакчаларына керү чиратын бозудан зарлана. Гомумән алганда, респондентларның 87,9% мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты белән канәгать булуын белдерде, бу алдагы еллардагыдан югарырак.
Сәламәтлек саклау эшеннән канәгать булмауның сәбәпләре - участок табибына кабул итүгә чиратлар, койка-урыннар җитмәү һәм үз эшләрен башкарган өчен медицина персоналына рәхмәт белдерергә кирәк булу. Безнең район буенча медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрдән канәгатьсезлек 15% тәшкил итә, территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына һәм “Халык контроле” системасына шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр юк.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елда коррупцион юнәлештәге тикшерелгән вазыйфаи җинаятьләр саны 343 тәшкил иткән. Питрәч районы буенча барлыгы 4 вазифаи җинаять тикшерелгән. Аларның 1се - вазифаи вәкаләтләреннән файдалану, 2се - ришвәт алу, 1се - башка җинаять составлары, 2 кеше җаваплылыкка тартылган. Хәзерге вакытта хезмәткәрләр арасында коррупцияне булдырмау буенча чаралар күрмәү, ышанычны югалтуга бәйле рәвештә, аларның эштән китүенә китерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: антикоррупция Коррупциягә каршы