Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мөһим эштән читтә кала алмыйм мин”

"Малик Хатыйп улы Шәриповны авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераннарының алтын унлыгына кертергә мөмкин, ул бөтен гомерен районга, аның үсешенә багышлаган. Шулай ук безнең җирлектә кешеләрнең матур һәм яхшы яшәвендә аның да өлеше зур.

Малик Шәриповның районны газлаштыруга бәяләп бетергесез зур өлеш кертүен бик күпләр яхшы белә. Бу турыда "Ямьле мишә буйлары" китабында язылган. Ул 1995 елдан район башлыгының газлаштыру буенча урынбасары вазифасын башкарган дәвердә әлеге мөһим һәм актуаль проблеманы хәл итү өчен күп көч куйган.

Аның җитәкчелегендә километр арты километр газ үткәргечләр сузыла, районның барлык, хәтта ерак авылларына да, фатирларга, мәктәпләргә, йортларга, социаль объектларга зәңгәр ягулык килеп җитсен өчен зур эш башкарыла. Бүгенге көндә өйләребезнең җылы һәм уңайлы булуында танылган якташыбызның хезмәте бәяләп бетергесез.

Малик Хатыйпович берничә ел инде лаеклы ялда. Әмма ул эшсез утырырга күнекмәгән. Хәзерге вакытта ул вакыйгалар үзәгендә кайный, нинди дә булса эшкә алына, төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Мәсәлән, соңгы елларда урып-җыю эшләре аның катнашыннан башка узмый. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең башка ветераннары белән бергә традицион контроль комиссиядә катнаша. Әлеге комиссия инспекция белән Питрәч хуҗалыклары иген кырларын әйләнеп чыга.

Һичшиксез, яшьләргә тәҗрибәле, абруйлы ветераннар фикере, киңәше бик урынлы, аларның киңәшләре үз нәтиҗәсен бирә. Ветераннар комиссия эшенә бик җаваплы карый, алар урып-җыю эшләренең никадәр мөһим һәм җаваплы булуын яхшы аңлый. Алар барлык комбайннарны җентекләп карый, нинди дә булса төзексезлекләрне, кимчелекләрне ачыклый, күргәннәрен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров белән уртаклашалар, фикер алышалар. Эш барышына зур файда китерә алуларына бик шат алар.

Малик Хатыйпович комиссия эшендә катнашуы турында түбәндәгеләрне сөйләде:

- Мин урак чорында иген басуларына чыгарга бик теләп ризалашам, уңышны җыеп алу уртак бурычыбыз бит, мондый мөһим эш барышын читтән генә карап торырга яратмыйм. Туган районыңа булышмый мөмкин түгел!

Димәк, быелгы сезонда район игенчеләренең 70 мең тонна ашлык җыеп алуларында Малик Хатыйповичның да өлеше бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса