Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин бүгеннән Россия гражданы

Безгә бүген яшәү өчен күпсанлы документ кирәк. Алар һәрберебезнең хокук-бурычларын билгели. Менә шундый мөһим документларның берсе булган паспортны районның берничә кешесе алды. Аны тапшыру тантанасы Район мәдәният йортында барды.

Хәзер без зурлар булып саналабыз. Илшат Гайсаров фотосы.
Башта гомерләрендә беренче рәсми документны яңа туган ике сабыйга тапшырдылар. Аны ир малайларның әти-әниләре алды. Бер малайның әнисе Самира Алиева, икенчесенеке Тимониннар пары - Александр белән Ольга.
Өч анага ана капиталы сертификаты бирделәр. Болар: Ләйсән Шаһивәлиева, Люция Сәйфетдинова һәм Надежда Фәтхуллина.
Сәхнәгә чыккан ундүрт яшьлек кызлар һәм егетләр бу көнне беренче җитди документ - Россия Федерациясе гражданы паспортын кулларына алды.
- Паспорт кешегә гомер буе кирәк. Ул сезгә төрле тормыш шартларында алыштыргысыз документ булачак. Шуның өчен аны кадерләп сакларга кирәк, - дип әйтте аларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева. - Паспорт сезнең бөек Россия гражданы булуыгызны раслап тора. Бу турыда онытмагыз. Ул бүгеннән сезнең билгеле бер бурыч-вазифаларыгыз да булуын раслый.
Зимфира Шәүкәтовна шулай ук тантанага җыелганнарның барысын да истәлекле көннәре белән тәбрикләргә онытмады. Шулай итеп районның егермедән артык яшь кешесе паспортка һәм истәлек бүләкләренә лаек булды. Яшь гражданнар үзләрен бик җитди тотты. Алар бер үк вакытта дулкынлана да иде. Һәрберсе бу көнгә әзерләнеп торган, паспортка имзаларын кую өчен өйләрендә кат-кат язып караган.
- Бу истәлекле көнне кызым бик көтте, - ди Питрәчнең 2 нче мәктәбендә укучы 7 нче сыйныф укучысы Ирина Грининаның әнисе Вера Николаевна. - Без аның белән документның әһәмияте, аны саклап тотарга кирәклеге турында сөйләштек.
Инде әни кеше кызын шушындый дулкынландыргыч минутларда хуплап тору өчен килгән иде.
- Бу шулкадәр дулкынландыргыч икән - сиңа күпме күз карап тора, син игътибар үзәгендә. Баскычтан күтәреләсең, ә сине сәхнәдә көтеп торалар. Сиңа паспорт бирәләр. Мондый вакыйга онытылмый шул, - ди тәэсирләре белән уртаклашып Ира.
- Бүген безнең сыйныфтан ике генә укучыга документ тапшырдылар. Миңа һәм бер кызга, - дип сөйли ундүрт яшьлек Искәндәр Хәбибрахманов. - Бик күңелле һәм шатлыклы вакыйга инде анысы.
Шәледән килгән мәктәп укучысы Энҗе Әхмәтшина да дулкынлана иде. Ул да тәүге документка ия булачак бит. Зур кеше булып санала.
- Мин хәзер үземне җаваплырак хис итәм. Кылган гамәлләрем турында уйланам, - ди Энҗе. - Бик дулкынланам, сөенәм дә инде үзе. Мондый вакыйга бер генә була һәм онытылмый.
Бу кичәдә "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" активистлары да катнашты. Алар кунакларны Халыкара яшьләр көне белән тәбрик итте. Яшьләрне үз сафларына өндәп тордылар.
Ә чараның үзен кечкенә питрәчлеләр чыгышы тагын да бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса