Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Модульле ветеринария пункты ачылды

Август ахырында Татар Казысы авылында яңа модульле ветеринария пункты ачылды. Анда Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров, дәүләт ветеринария инспекциясенең Саба территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Гарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров, Питрәч район ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгизәр Латыйпов катнашты.

Авыл халкы гомер-гомергә терлек асраган, шуның белән гаиләсен туендырган, ит-сөтен сатып, акча эшләгән. Бу хәзер дә шулай. Фермаларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да малларның баш санын артыручылар күп. Сирәк булса да, фуражы, терлек азыгы кыйммәт, шуңа да мал асрау отышлы түгел, дигәнрәк фикерләр дә ишетергә туры килә. Әмма андыйлар еш очрамый. Киресенчә, авылларга баргач, бишәр-унар мөгезле эре терлек симертеп сатып, җиңел машина сатып алучылар, йорт төзүчеләр, балаларына шәһәрдән фатир алырга ярдәм итүчеләр, каралты-кура төзүчеләр белән ешрак аралашырга туры килә. Татар Казысы авылы да районыбызда үзенең гаилә фермалары белән дан тота.
- Авылда модульле ветеринария пункты төзелеше фермер хуҗалыклары өчен икенче сулыш ачылу белән бер ул. Аның алга таба хуҗалыкларга файдалы булачагына шигебез юк, - дип билгеләп китте үз чыгышында Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров. Татар Казысында төзелгән әлеге ветеринария пункты районда иң беренчесе. Әйткәнемчә, аның биредә төзелүе юкка түгел. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 800 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 221 е савым сыеры. Бу биредә яшәүче бер кешегә 2 баш терлек туры килә дигән сүз. Җирлектә шулай ук "Макс-Ойл" фермер хуҗалыгы да эшләп килә. Анда 300 баш мөгезле эре терлек асрала. Янәшәдә тагын бер ферма төзелеп килә. Шуңа күрә дә авыл җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин үз чыгышында район җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде.
Традицион ал тасманы кискәннән соң, кунаклар яңа пунктның эченә үтте, андагы шартлар белән танышты. Биредә табиб булып Павел Киселев эшләячәк, шулай ук лаборант штаты да каралган.
Әлеге пункт өчен иң сөенгәне - әлбәттә, авыл халкы иде. Әнә Нурания Гарипова элек терлекләр авыртса, район үзәгеннән дару шприцлар алып кайтып, үзебез укол ясый идек дип сөйли. Ә хәзер инде аларның таяныр почмаклары бар.
2014 елда республика районнарында шундый ветеринария пунктлары ачу программасы буенча эш инде төгәлләнгән. Барлыгы 44 шундый пункт ачылган. Әлеге программа киләсе елга да үз эшен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X