Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Мошенниклар питрәчлеләрнең ВКонтакте челтәрендәге битләрен ватып ачуларын дәвам итәләр

    "Сәлам! Акча биреп тор әле, озакка түгел. Күпме бирә аласың, тик тиз арада кирәк" - мондый эчтәлекле хәбәрләрне кешеләрнең күп кенә танышлары алган.

    Редакциянең берьюлы берничә хезмәткәренең аккаунты җинаятьчеләр һөҗүменә дучар булды.

    Бу иң башта ук түгел, акча җибәрү үтенеченнән гаҗәп калган туганнары элемтәгә керергә һәм нәрсә булганын белергә мөмкинлек тапкач кына ачыкланды. Алар ярдәм итәргә әзер булган, әмма техник сәбәпләр буенча моны тиз арада эшли алмаган. Бары тик шуңа күрә генә безнең очракта кешеләр акчалары белән саубуллашмаганнар. Ә алар моңа әзер булган. "Кемдер нәкъ тә синең шикелле язган кебек иде бит!", - дип билгеләп үткәннәр үтенеч адресатлары.

    Шуңа бәйле, безнең укучыларыбызга тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәсебез килә - уяу булыгыз, бу тема турында социаль челтәрдә иң күбе кем белән аралашасыз, шуның белән, дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән фикер алышыгыз.

    Әгәр мошенниклар сезнең почтага керә алсалар, алар нәкъ тә бу кешеләргә язачаклар. Алар сезнең аралашу стилен бик җиңел генә күчереп ала алалар, безнең газета укучыларыбыз белән булган очракларда да нәкъ шулай эшләгәннәр. Акча сорау үтенеченә ничек тәэсир итәргә икәнлеге турында алдан ук килешергә кирәк, мәсәлән, шәхси мәгълүматлар яки хәлләр белән кызыксынырга кирәк, билгеле, алар турында чит кеше белә алмый. Акча турындагы үтенеч, бигрәк тә аралашмаган кешедән килгән үтенеч, сезне шикләндерергә тиеш! Ярдәм итү - ул яхшы, әмма мошенникларны баетырга һич ярамый.

    Узган ел ахырында Питрәч районында яшәүче мондый ситуациядә мошенникка 30 мең сум акча күчергән иде.

    Игътибарлы һәм сак булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: