Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ни өчен быел милеккә салымнар артты?

Салымнар региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә билгеләнә торган салым ставкаларыннан, ташламалардан һәм салым базасыннан чыгып исәпләнә. Конкрет ситуациядә салымнар күләмен үзгәртү сәбәпләре турында салым инспекциясендә белергә яки 8 800-222-22-22 телефоны буенча Россия Федераль салым хезмәтенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Салым йөкләнешендәге үзгәрешләрнең төп нигезләмәләренә тукталыйк.

Транспорт салымы түбәндәге сәбәпләр аркасында артырга мөмкин: салым ставкаларын үзгәртү, ташламаларны юкка чыгару; Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган «2018 ел салым чоры өчен өч миллион сумнан артык бәягә уртача бәяле җиңел автомобильләр исемлеге» нигезендә өч миллион сумнан артык бәядәге җиңел автомашиналарга салымны исәпләгәндә югары коэффициентлар куллану; салымны яңадан исәпләү, ташламаларны куллану хокукын югалту, теркәүче органнардан аныкланган белешмәләр керү һәм башка нигезләр.
Җир салымы түбәндәге сәбәпләр аркасында артырга мөмкин: муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары вәкаләтләренә караган салым ставкаларын үзгәртү, ташламаларны юкка чыгару; җир кишәрлегенең кадастр бәясен үзгәртү, мәсәлән, кадастр бәяләвенең яңа нәтиҗәләре үз көченә керү яки җир кишәрлеген бер категориядән икенчесенә күчерү, рөхсәт ителгән куллану төрен үзгәртү, мәйданны төгәлләштерү; салымны яңадан исәпләү, ташламаны куллану хокукын югалту, теркәү органнарыннан һәм башка нигезләрдән аныкланган белешмәләр керү нәтиҗәсендә.
Физик затлар милкенә салым салым чорына коэффициент һәм дефлятор коэффициенты арту аркасында артырга мөмкин. 2019 елда кадастр бәясеннән чыгып салым исәпләү тәртибе кулланыла торган РФ субъектларыннан, административ-эшлекле һәм сәүдә күчемсез милке булмаган объектлар өчен салым исәпләү коэффициентын исәпкә алып башкарыла: 0,2 – кадастр бәясен куллануның беренче чорында (7 төбәк), 0,4 - кадастр бәясен куллануның икенче чорында (14 төбәк, элек 2018 елда 0,2 коэффициенты кулланылган), 0,6 – кадастр бәясен куллануның өченче чорында (21 төбәк, элегрәк 2018 елда 0,4 коэффициенты кулланылган). Кадастр бәясеннән чыгып салымны исәпләү тәртибе кулланылмаган РФ субъектларында салым базасы сыйфатында 2013 елның 1 мартына кадәр бирелгән мәгълүматлар нигезендә коэффициент-дефляторны исәпкә алып исәпләнгән инвентаризация бәясе кулланыла. Коэффициент-дефлятор мәгънәләре Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Күчемсез милек объектының кадастр бәясен үзгәртү, мәсәлән, кадастр бәяләвенең яңа нәтиҗәләре үз көченә керүгә яки рөхсәт ителгән куллану төре үзгәрүгә бәйле рәвештә, объект билгеләнеше дә физик затлар милкенә салым артуга китерергә мөмкин. Сәбәпләр исемлегендә шулай ук салым ставкаларын үзгәртү яки аларны билгеләү вәкаләтләре муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары компетенциясенә керә торган ташламаларны юкка чыгару да бар.
Тулырак мәгълүматны Федераль салым хезмәте сайтында махсус рубрикалардан белергә, ә кадастр бәясе турында мәгълүматны Росреестр сайтында алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса