Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Әниебез тырыш, игелекле һәм көчле рухлы булды”

Күн авылында яшәүче хезмәт ветераны Мәрзия Карип кызы Шәриповага 90 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга район хакимияте, социаль яклау бүлеге һәм ветераннар советы вәкилләре килгән иде. Алар юбилярга чәчәк бәйләме һәм район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән бүләк, шулай ук Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты тапшырдылар. Чәй табыны артында юбиляр үзе турында сөйләде.

Алар гаиләсендә барлыгы алты бала – дүрт кыз һәм ике малай була. Бөек Ватан сугышы вакытында әтисе Карип Сәйфетдиновны фронтка җибәрәләр, ул анда һәлак була. Мәрзиянең абыйларының сугышка яше җитми, шуңа күрә алар белән аерылышырга туры килми аңа.
Безнең героиняга эш яки укуны сайларга туры килми. Сугыш вакытында барысы да үз теләкләре һәм омтылышлары турында онытып эшләргә мәҗбүр булалар. Тик берәү дә күпме көтәргә туры киләчәген белми. Җирле колхоз бусагасын Мәрзия Кариповна 12 яшендә атлап керә һәм пенсиягә кадәр шунда эшли. Лаеклы ялга 65 яшендә чыга.
- Әни зур хезмәт юлы үтте. Башта кассир, аннары яңадан укып, баш хисапчы булды. Гомерен колхозга багышлады, - ди улы Рәшит Шәрипов.
Мәрзия апа ире белән 50 елга якын гомер иткән, Самат Зәки улы 2001 елда вафат була. Ир белән хатын зур гаилә турында хыялланган була. Бу теләкләре тормышка аша. Алар гаиләсендә бер-бер артлы биш кыз һәм ике малай дөньяга килә, әмма берсе сабый чагында ук үлә. Балалары үсеп җитеп, инде күптән туган йорттан киткәннәр, әмма әти-әнисен беркайчан да игътибарсыз калдырмаганнар.
Мәрзия Шәрипова аларда еш кунак була, әмма күчеп китәргә теләми. Яшь чакта гына кеше кайда тели, шунда яши. Олы яшьтәге кешеләр үзләренең иң яхшы еллары узган урынга бик нык ияләшәләр, һәм аннан китәргә теләмиләр. Юбилярның бу авылда 92 яшьлек апасы Мәүлия һәм 85 яшьлек сеңлесе Нәзирә яши.
- Әни үзе генә яшәсә дә, аны ялгызын гына калдырганыбыз юк. Бүген мин, иртәгә апам, берсекөнгә оныгы аның янында. Бездән тыш, 10 оныгы һәм 9 оныкчыгы еш килә, - дип уртаклашты юбилярның улы Рәшит Шәрипов.
– Безнең әни – хезмәт сөючән, игелекле һәм көчле рухлы булды. Әти сәламәтлеге белән проблемалары булу сәбәпле, эшли алмады, ә әнинең бер тапкыр да аны ачуланганы булмады, гел булышып, кайгыртып кына торды. Безне шәфкатьле булырга, гаделлеккә өйрәтте, - дип өстәде кызы Рәдифә Фәхриева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 90 яшь