Ольга Ковшова район сабыйларына татар теле өйрәтә
Җәмгыять

Ольга Ковшова район сабыйларына татар теле өйрәтә

“Балалар белән эшләү авыр, ләкин кызык», ди тәрбияче

“Бәләкәч” балалар бакчасында татар телен укыту буенча тәрбияче Ольга Ковшова РФ халыкларының тарихи-мәдәни мохитен, телләрен саклау буенча педагоглар һәм мәгариф оешмалары эшен иң яхшы оештыруга Бөтенроссия конкурсында җиңде.

– Проект “Родной язык – душа народа“ дип атала. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды. Минем шатлыгымны һәм горурлыгымны сүзләр белән җиткереп булмый, – дип уртаклашты Ольга Васильевна. – Гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата-аналар ассоциациясенең Координация советының җаваплы секретаре Александр Гусев кулыннан төп бүләкне алганда бик дулкынландым. Конкурс турында белгәч, үз эшемне җибәреп карарга булдым. Миңа моның өчен беркем дә сүз әйтмәс дип уйладым. Тырышлыгым юкка гына булмаган, көтелмәгән җиңүгә ирештем, – диде ул елмаеп.

Мәктәп елларында Ольга укырга, укытучыларын, туган авылы Көлкәмәрдәге дусларын яраткан. Дәресләрдән соң кечкенә авыл балалары үз йортлары янына җыелып, укытучы булып уйнаганнар. Күп очракта укытучылары Ольга булган. Балалар кардан парталар, урындыклар, такта ясаганнар, өйдән китаплар алып килгәннәр.

– Ул вакытта ук күңелдә балаларга, татар теленә мәхәббәт уянды, шуңа күрә укытучыдан башка һөнәр турында хыялланмадым да, – дип билгеләп үтте Ольга Васильевна.

Югары сыйныфларда ул күрше Керәшен Сәрдәсе авылында укыган. Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия көллиятенә укырга кергән. Аннары туган мәктәбенә кайткан, анда татар теле укыткан. Кибәч егете Родион Ковшовка кияүгә чыккан. Гаилә Кибәчтә яши башлый, Ольга укытучы булып эшли. 2000 нче еллар башында Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлый, югары белем ала.

2007 елда Ковшовлар Питрәчкә күченәләр, анда йорт төзиләр. 2015 елда “Бәләкәч” балалар бакчасы ачылгач, Ольга Васильевнаны эшкә чакыралар. Шулай итеп ул район сабыйларына белем бирә башлый. Балалар белән эшләү авыр, ләкин кызык. Аның балачак хыялы чынга ашкан.

Балалар Ольга Васильевнаның дәресләренә бик теләп йөриләр. Рус һәм татар телле балалар төрле программалар буенча белем ала. Ул аларны уен формасында өйрәтә, шуңа күрә балалар тизрәк истә калдыралар. Аларга татар телендә рус халык әкиятләре дә ошый. О

льга Ковшованың методик материаллары бик күп, аларның кайберсен ул сатып алган, ә кайберләрен үзе ясаган. Уңайлы класс бүлмәсе стеналарын танылган татар шагыйрьләре, язучылары портретлары бизи. Яраткан уеннарының берсе – “Кибет” уены, аны тәрбияче үзе уйлап тапкан һәм барлык бүлекчәләре булган зур китап рәвешендә ачылмалы материал ясаган. Уен вакытында сатучылар да, сатып алучылар да татар телендә генә сөйләшәләр.