Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Өйдә күңелсез түгел»

Яңа Шигали авылыннан Бондаренколар гаиләсе Чехиядән кайткач 14 көнлек карантинда булган. Алардан бу чорны ничек кичерүләре турында сораштык.

Бүген пандемия безнең илгә килеп җитте, хәзер кайберәүләр гаеплеләрне эзли башлады. Күпләр чит илгә ялга барудан баш тартмаган, билетларын кире тапшырмаган кешеләрне ваемсызлыкта гаепли... Әмма алда нәрсә буласын кем белә соң?! Питрәчлеләр үз җаваплылыкларын аңлап, мәҗбүри ике атналык карантинда утырган.


Кем генә зарыгып көтеп алган ялыннан, диңгезгә барудан баш тартыр иде икән? Бүген хәл сәгате-минуты белән үзгәреп тора һәм иртәгә нәрсә буласын күз алдына да китереп булмый. Хәзер инде гаеплеләрне эзләргә кирәкми, ә бер-береңә ярдәм итү, саклау һәм хөрмәт итү мөһим.
Яңа Шигали авылында яшәүче Надежда Бондаренко ире белән карантинга бик җитди карый.
Аларның гаиләсе 7 март көнне Чехиягә очкан. Алар ун көн санаторийда ял иткән. 16 март көнне шәһәрдә карантин игълан ителгән, шул ук көнне туристларны туган илләренә озаталар. Чехиядән питрәчлеләр Шереметьево халыкара аэропортына кайталар, аннан инде Казанга. Кайтуга ук алар Роспотребнадзорга һәм 112 ашыгыч номерына шалтыраталар.
- Без хезмәткәрләргә әлеге хәл турында сөйләдек, үз маршрутыбыз турында хәбәр иттек. Тиздән безгә Казан поликлиникасыннан шалтыраттылар, алдан без анда теркәлгән идек, аннары Питрәчтән элемтәгә керделәр. Безгә өйдә утырырга һәм карантин шартларын үтәргә куштылар, - диде пенсионер.
Өченче көнгә Мәскәүдән аларның коронавирус ачыкланган пассажир белән бергә очулары ачыклана.
Ирле-хатынлы Бондаренколар режимны төгәл үтәгән, беркая да чыкмаганнар. Һәрвакыт үзләренең шәхси йортларында гына булганнар. Аларга азык-төлекне балалары алып килгән. Әти-әниләре белән элемтәгә кермәс өчен кирәк әйберләрне баскыч төбендә генә калдырып китә торган булганнар. Әлбәттә, алар башта бик нык борчылган, соңрак үзләрен яхшы хис итүләрен аңлагач, авыруның симптомнары күзәтелмәгәч, тынычланганнар.
- Мин пенсиядә инде, өйдә утырырга күнеккәнмен, ә менә иремә бераз авыр булды. Әмма ул бөтен җаваплылыкны аңлады, барысы белән дә ризалашты. Кыскасы, өйдә безгә бер дә күңелсез булмады, үзебез өчен файдалы шөгыль таптык: өй яны участогын җыештырдык, китаплар укыдык, фильмнар карадык, - дип сөйләде әңгәмәдәшебез.
Коронавируска тестны медиклар аларның өйләренә килеп ясаган. Тест алрның авыру йоктырмауларын күрсәткәч, Бондаренколар бик нык сөенгән.
- Без Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнен беләбез. Шулай булгач, әле алга таба өйдә генә утырачакбыз. Без моңа ияләндек инде. Моның бер авырлыгын да күрмибез, проблемалар да булмас. Иң мөһиме – авырмаска кирәк, якыннарыбыз сау-сәламәт булсын, - диде Надежда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса