Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паспорт - иң мөhим документ

«ГРАЖДАНЛЫК СӘГАТЕ»

Хакимият залында тантаналы шартларда сигез яшь питрәчлегә тормышларындагы беренче паспортлары тапшырылды. Бу мизгел «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең «Гражданлык сәгате» төбәк проекты ярдәме белән алар өчен истә калырлык тантанага әверелә. Яшүсмерләр район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтленең җәмәгать ярдәмчесе Эльгиза Фәйзуллина һәм «Патриот» республика үзәгенең методик бүлек җитәкчесе Евгений Ефимов кулыннан истәлекле документлар алдылар.
- Россия Федерациясе гражданины исемен намус һәм горурлык белән йөртегез. Сез үз Ватаныгызның лаеклы патриотлары булырсыз дип ышанам. Паспортларыгызны саклагыз, аларны кирәкле урында тотыгыз, югалтмагыз. Баштагы чорда әти-әниләрегез киңәшен тотып эш итегез, - дип билгеләп үтте Илһам Кашапов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X