Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паспортка балалар һәм никах теркәве турында тамга кую мәҗбүри булмаячак

Россиядә паспортта никахны теркәү һәм 14 яшькә кадәрге балалар турындагы мәгълүматны теләгән кешеләр генә куйдыртачак. Моңа бәйле карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Россия гражданары паспортында аның яшәү урыны буенча теркәлүе һәм теркәлүдән төшүе, 18 яшькә җиткән гражданнарның хәрби бурычлары турында тамга куела, дип хәбәр итте «Спутник» радиосы.

Гражданин теләге буенча паспортта никахны теркәү һәм аерылышу, 14 яшькәчә җиткән балалар, элеккеге паспорт мәгълүматлары, Россия территориясеннән читтә Россия гражданины шәхесен ачыклаучы гамәлдәге документ, кан төркеме һәм резус-фактор, салым түләүченең идентификация номеры турында мәгълүмат языла», диелгән документта.


Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса