Паспортка «милләт» графасын өстәргә җыенмыйлар
Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгы паспортта «милләт» дигән графаны кертүгә юнәлдерелгән документ әзерләми.
Гамәлдәге закон нигезендә гражданнарның милләте турындагы белешмәне паспортка кертү каралмаган.
Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов паспортка кабат «милләт» графасын кайтару тәкъдиме белән чыккан иде. «Милләт» графасының аз санлы төп халыклар вәкилләренә файдасы булыр иде, дип саный ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа