Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия фонды интернеттагы мошенниклыкның яңа төре турында кисәтте

Аферистлар иминият тупланмаларын кире кайтару турында ялган мәгълүмат тарата.

Интернетта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән — e-mail адресына иминият тупланмаларын кайтару турында ялган мәгълүмат җибәрәләр.

Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәтендә кисәттеләр.

Кире кайтаруны теркәү» төймәсенә басарга ярамый, билгесез сайтларда үзегезнең банк карталары мәгълүматларын тутырмагыз. Мошенниклар тозагына эләкмәгез, уяу булыгыз», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан халкына фондның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда яшәүче хатын-кызның ялган банк хезмәткәренә алданып, 290 мең кредит алуын һәм акчаны аферистларга күчерүен язган иде. Хатын-кыз үзен алдауларын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса