Пенсия калькуляторыннан файдалана башлаячакбыз
2015 ел башыннан Россиядә гражданнарның пенсия хокукын формалаштыру һәм картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләүнең яңа тәртибен кертү күздә тотыла. Алдагы үзгәрешләр турында Питрәч Пенсия фонды җирле идарәсе башлыгы Ләлә Яруллина белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Әле күптән түгел генә булып узган селектор матбугат конференциясендә сүз шул турыда барды. Бу чарада Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов та катнашты. Монда беренче тапкыр "Пенсия калькуляторы" дигән төшенчә дә яңгырады. Бу нәрсә дигәнне аңлата?
- Яңа эшләнмә картлык буенча фараз ителгән хезмәт пенсиясенең шартлы күләмен исәпләп чыгару өчен кирәк. Ул 2013 ел бәяләреннән гамәлдәге пенсия формуласы һәм бүгенге көндә эшләнеп килүче формула буенча исәпләп чыгарылачак. Пенсия калькуляторы ярдәмендә гамәлдәге кагыйдәләр буенча нинди пенсиягә исәп тотарга мөмкинлеген санарга була.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, калькулятор хәзерге пенсионерларның пенсия күләмен исәпләп чыгару өчен түгел. Шулай ук пенсиягә чыгарга өч елдан кимрәк калган гражданнарга, инвалидларга, хезмәткә сәләтсез гражданнарга, туйдыручысын югалткан гражданнарга, хәрби хезмәткәрләргә, көч ведомстволары хезмәткәрләренә, шәхси эшмәкәрләргә, куркыныч һәм сәламәтлек өчен зарарлы эшләрдә эшләүчеләргә кагылмый.
- Бүген хезмәт пенсиясенең күләме нәрсәгә бәйле?
- Бүген хезмәт пенсиясе күләме, нигездә, иминият взнослары күләменә бәйле. Аны эш бирүчеләр мәҗбүри пенсия иминияте (ОПС) дәүләт пенсия системасына хезмәткәрләре өчен күчереп бара. Хәзерге гамәлдә булган формула буенча хезмәт стажының пенсия күләменә бернинди дә йогынтысы юк.
- Яңа формула безгә ниләр әзерли?
- Россия Федерациясе Хөкүмәте эшләгән яңа формула буенча, пенсиянең күләме һәр елга гомуми иминият стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле булачак. Эш бирүчеләр аңардан ОПС системасына иминият взнослары түләп бара.
Әлеге калькуляторны кулланып, һәрбер россияле үзенең тормыш һәм хезмәт юлын планлаштыра ала. Шулай итеп пенсиясенең шартлы күләмен дә исәпләп чыгарачак. Шулай ук хезмәт стажының оптималь дәвамлылыгын билгели, армиядә срочный хезмәт итүнең, бала караган өчен отпускның, пенсия күләменә йогынтысын, 30-35 ел һәм күбрәк гомуми стажның пенсия күләменә тәэсирен белә алачак.
Калькуляторда кертелүче мәгълүматларны үзгәртергә (туу һәм җенес турындагыдан тыш) һәм яңа формула, шулай ук гамәлдәгесе буенча булачак пенсия күләменең үзгәрүен күрергә мөмкин.
- Аның белән кайда танышырга мөмкин соң?
- Пенсия калькуляторы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының һәм Пенсия фондының web-сайтларында урнаштырылган. Болар: www.rosmintrud.ru, www.pfrf.ru.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 август 2022 - 12:00Физкультурачы көне уңаеннан Питрәч спортчыларынының уңышларын барлыйк Безнең районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара13800
-
13 август 2022 - 09:00Шәле егете Ленар Гайсаров - спортчы да, тренер да Район җыелма командасының булачак тренеры кечкенәдән спортка гашыйк14500
-
13 август 2022 - 08:30Яшь Питрәч хоккейчысы беренче турнирда ук 19 алка кертте Язмамның герое Илья Фитисовка унике яшь генә, шуның сигез елында инде тимераякта басып, хоккей уйный16600
-
13 август 2022 - 08:15Питрәч районы башлыгы: "Мин спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артуына бик шат" Физкультурачылар көне белән котлау16200
-
12 август 2022 - 08:00Питрәч район ашыгыч хезмәтләрнең юл транспорт вакыйгалары урынына чыгуы буенча “кызыл зонада” Питрәчтә район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы узды37300
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
29 июль 2022 - 15:14Питрәч районы яңалыклары
-
13 август 2022 - 12:00Физкультурачы көне уңаеннан Питрәч спортчыларынының уңышларын барлыйк Безнең районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара13800
-
13 август 2022 - 09:00Шәле егете Ленар Гайсаров - спортчы да, тренер да Район җыелма командасының булачак тренеры кечкенәдән спортка гашыйк14500
-
13 август 2022 - 08:30Яшь Питрәч хоккейчысы беренче турнирда ук 19 алка кертте Язмамның герое Илья Фитисовка унике яшь генә, шуның сигез елында инде тимераякта басып, хоккей уйный16600
-
13 август 2022 - 08:15Питрәч районы башлыгы: "Мин спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артуына бик шат" Физкультурачылар көне белән котлау16200
-
12 август 2022 - 08:00Питрәч район ашыгыч хезмәтләрнең юл транспорт вакыйгалары урынына чыгуы буенча “кызыл зонада” Питрәчтә район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы узды37300
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов15500
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.230700
-
22 июль 2022 - 08:00Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.274600
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**250300
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган233700
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.200400
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.200300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика