Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • “Петрның эшләре җайлана башлады”

    Кибәч авылыннан Юнысов Петр Николаевичның ярдәм сорап язылган хаты газетабызда басылып чыккач, авыр хәлдә калган кешегә җирле җитәкчелек ярдәм кулы сузмыйча калмас дип өметләндек.

    Кайчандыр Әфганстанда хәрби бурычын үтәп кайткан кеше, бүген каты авырып, эшли алмас хәлгә калып, хастаханә юлын таптарга мәҗбүр. Кыскасы, Петр Николаевич тормышта бик авыр хәлдә калган. Аның хаты басылып чыгып, күпмедер вакыт узгач, энесенең хатыны Роза ханым безгә чылтыратып түбәндәгеләрне хәбәр итте.

    "Хәзер Петрның эшләре җайлана башлады. Райондагы структуралар да ниндирәк ярдәм кирәклеген бик тиз арада аңлап, эшкә тотындылар. Документларында хаталар булу сәбәпле, эш бераз тоткарлана. Ләкин ахырда барыбер башкарып чыгачакларына ышандырдылар. Район хезмәткәрләре авылга килеп, Петрның өен дә тикшереп киттеләр. Урындагы хезмәткәрләргә, авылдашларга, хәл сораучыларга Петр зур рәхмәтләрен җиткерә. Хәзер үзе сөйләшә дә ала, дәвалангач, авызы да ачыла башлады. Әкренләп кенә булса да, сәламәтлеге алга таба бара. Халыктан аңа акча кирәк түгел, хәлен белеп, киңәш бирсәләр дә, шул җиткән. Чөнки дәвалауны бик авыр кичерә, төшенкелеккә бирелде. Калганы закон буенча эшләнеп бетер дип өметләнеп калабыз. Питрәч районы депутатлары кузгалды кебек. Районның социаль яклау бүлегеннән дә шалтыраттылар, пенсиягә иртәрәк чыгару мөмкинлеге дә бар, инвалидлык артыннан да йөрегез, документларын җыегыз, диделәр. Ләкин шунысы күңелдә авыр тойгы калдырды - хәзер алар безне газета аркылы акча җыеп ята дип уйлыйлар, ә бит безгә кеше акчасы кирәк түгел, хөкүмәт тиешлесен бирсен иде. Шәхси кешеләрдән дә, оешмалардан да бер тиен акча алмадык. Бер-ике кеше шалтыратты, берсе иске шкаф тәкъдим итте, икенчесе - күпмедер сәдака. Алай алмыйбыз, мәчеткә бирегез, дидек. Бүтән беркем дә шалтыратмады. Безгә бит хөкүмәт структураларыннан игътибар гына кирәк, пенсиягә, яисә инвалидлыкка чыгарып, Петрга ничек тә ярдәм итәргә иде."

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: